erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елдан башлап бушлай дару

Русиядә кан тамырлары белән бәйле чирлеләргә бушлай дару бирә башлыйлар.

Инфаркт, инсульт, йөрәкләренә операция кичерүчеләр бушлай дарулар ала башларга тиешләр.

Бу турыда сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде дип хәбәр итәТАСС.

“2020 елдан кан тамырларының кискен тайпылышы авыруларын кичерүчеләр – кискен коронар синдромы, миокардның кискен инфаркты, инсульт, кан тамырларына һәм йөрәкләренә операция үткәрүчеләр  бушлай дарулар белән тәэмин ителә башлый”,- диде министр закон чыгаручылар советында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Русия халкы бушлай даруларны кан тамырлары авырулары ачыклану белән 2 ел дәвамында алачак дип тә өстәде Скворцова.

Мондый чиргә тарырга язмасын дисәк тә, кызганычка каршы, бәла агач башыннан түгел – адәм башларыннан йөри шул. Менә шуларны уйлаганда, бик урынлы ярдәм булачак бу, дип яза Кызыл таң.

Автор : Гүзәл Гаянова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X