2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны 1нче февральгә кадәр бирергә кирәк
2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары өч этапта узачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны 1нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә.
2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь). Имтиханнар расписаниесе белән Рособрнадзорның рәсми сайтында тулырак танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев