erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2025 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумлык продукция сатылган

2025 елда Татарстанда язгы җиде һәм көзге 16 сәүдә атнасы кысаларында уздырылган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренә гомуми суммасы 2 млрд сумга тиң продукция кертелгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Сүз 7713,4 тонна яшелчә (шул исәптән 4592,3 тонна бәрәңге), 451,5 тонна  сөт, 1044,5 тонна шикәр, 3 млн 412,5 мең данә тавык йомыркасы һәм 1768,7 тонна ит (шул исәптән 951,6 тонна сыер ите) турында бара.

Ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллының ике мәйданчыгында, Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында һәм Түбән Кама районының өч мәйданчыгында, шулай ук башка муниципаль районнарда (төрле ешлыкта) үткәрелгән. Шулай ук Казандагы «Салават Купере 2» торак комплексында, Әлфия Авзалова урамы, 15 нче йорт адресы буенча яңа мәйданчык өстәлгән.

2025 елгы ярминкәләр барышында барлыгы 22 мең автомобиль җәлеп ителгән.

2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда ярминкәләргә килүчеләр арасында бәрәңге (сатып алу — 107,5%), кәбестә (129%), шикәр комы (110%), розливлы сөт (108%), атланмай (120%), көнбагыш мае (149%) һәм балык (126%) аеруча популяр булган.

Моннан тыш, Татарстан җитештерүчеләре тәкъдим иткән сөт һәм икмәк-күмәч продукциясенә ихтыяҗ 150 проценттан артыкка үскән.

2025 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең уңышлы уздырылуы аларның халыкны арзан бәяле азык-төлек белән тәэмин итүдә һәм җирле товар җитештерүчеләрне яклауда мөһим роль уйнавын раслый. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, дип билгеләп үттеләр профильле ведомствода.

2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Казан башкарма комитетының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ярминкә мәйданчыклары реконструкцияләнгән һәм модернизацияләнгән. Аерым алганда, юллар асфальтланган, яктырту урнаштырылган, ярминкәдә катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган — ветеринария документларын тутыру өчен җылы биналар, көнкүреш уңайлыклары һ.б.

Товар җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм транспорт чыгымнарының бер өлешен каплау нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрдә халыкка ваклап сату бәясеннән уртача 20 процентка кадәр арзанрак сатылган.

Ярминкә сезоны дәвамында оештыручылар бәйрәм рухы тудыру өстендә актив эшләгән. Мәйданчыкларда даими рәвештә концертлар, халык күңел ачу чаралары, халык һөнәрләре буенча остаханәләр, продукция дегустацияләре үткәрелгән. Бу өстәмә кунаклар җәлеп иткән һәм ярминкәләрне сатып алу урыны гына түгел, ә ял итү һәм аралашу мәйданына да әйләндергән, дип өстәделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре