erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2025 елдан сарай, мунча, теплицалар өчен дә салым түләргә кирәк булачак

Салым фундаментта утырган конструкцияләргә кагыла.

Фундаменты булган хуҗалык корылмалары, шул исәптән мунчалар, сарайлар һәм теплицалар хуҗалары 2025 елдан салым түләргә тиеш булачак, дип яза “РИА новости” юрист Таисия Вепренцева сүзләренә сылтама белән.

“2025 елның 1 гыйнварыннан фундаменты булган хуҗалык корылмалары хуҗаларына яңа салымны исәпкә алырга туры киләчәк, ул хәзер мунчаларга, теплицаларга, сарайларга кагыла”, – дип сөйләгән юрист.

Юрист ассызыклаганча, мондый корылмалар Росреестрда теркәлүне таләп итә. Кагыйдә буларак, салым ставкасы 0,1% тан 0,3% ка кадәр үзгәреп тора.

50 квадрат метрга кадәр мзйданда булган бер объектка ташлама кулланыла. Салымнан шулай ук инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм башка берничә төр категория гражданнары азат ителә.

Юрист сүзләренчә, фундаментсыз конструкцияләр, мәсәлән, җиңел теплицалар, навеслар яки көнкүреш йортларына салым салынырга тиеш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев