2026 елда Казанда 106 иске автобусны алыштырырга планлаштыралар
2026 елда Казанда 10 елдан артык файдаланыла торган 106 автобусны алыштыру таләп ителә. Бу хакта Казан шәһәр Думасы утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте
«Транспорт предприятиеләре мондый йөкләнешне мөстәкыйль рәвештә башкара алмаячак", - дип ассызыклады ул.
Мэр сүзләренчә, 2025 елда шәһәргә 30 яңа газ автобусы кайтарылган, ә бүген барлык автобус паркының 58% ы экологик газ-мотор ягулыгында эшли. Җәмәгать транспорты белән көн саен Казан халкының өчтән береннән артыгы файдалана – көненә 700-750 меңгә якын сәфәр.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев