2026 елның беренче кварталындаалында Татарстанда 10,3 мең тонна сыр җитештерелгән
2026 елның беренче кварталында Идел буе федераль округында сыр җитештерү 4%ка арткан һәм 51,8 мең тоннага җиткән. Округның Россия күләмендәге өлеше 21,7%тан 24,7%ка кадәр үскән. Бу хәзер Россиядә җитештерелгән һәр дүртенче килограмм сыр Идел буе төбәкләрендә ясала дигән сүз, дип хәбәр итә Россельхозбанк матбугат хезмәте.
Җитештерү күләме буенча лидер — Татарстан. Республикада 10,3 мең тонна сыр җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3%ка күбрәк. Икенче урында — Удмуртия (7,6 мең тонна), аннары Башкортстан (5,6 мең тонна). Зур үсешне Чуашия күрсәткән: анда җитештерү 42,4%ка артып, 3,7 мең тоннага җиткән.
Тармак белгечләре Идел буе халкының сырга бәйле куллану өстенлекләрен дә өйрәнгән. Элек популяр булган фета, бри һәм камамбер кебек сырларның популярлыгы акрынлап кими бара. Моның урынына Россиядә җитештерелгән сыр сортларына кызыксыну арта: округ буенча ул 21%ка үскән. Удмуртиядә бу күрсәткеч 78%ка, Саратов өлкәсендә — 36%ка, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстанда — 30%ка арткан.
Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Пенза халкы пармезанны күбрәк ярата, ә Чуашия һәм Мордовия халкы ак күгәрекле сырларга өстенлек бирә. Татарстанда исә “Костромской” сырына сорау узган ел белән чагыштырганда 60%ка арткан.
Шул ук вакытта голланд сыр сортларына кызыксыну кимегән — округ буенча уртача 17%ка. Маасдам сыры да популярлыгын югалта: мәсәлән, Киров өлкәсендә аңа сорау 49%ка төшкән.
Элегрәк Татарстанда азык-төлек җитештерү ел башыннан 2,2%ка кимүе турында хәбәр ителгән иде. Иң нык кимү атланмай җитештерүдә күзәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев