erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 олы кеше һәм бер бала зыян күргән юл һәлакәтеннән соң прокуратура тикшерү башлады

Татарстан Республикасы прокуратурасы Нурлат районында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң тикшерү эше башлады. Хәвефтә өч олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

 

Юл һәлакәте кичә 11.30 сәгатьтә Нурлат – Яңа Тумба автомобиль юлында Чулпан авылы янында булды. Монда «Лада Калина» һәм «Лада Веста» бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Веста» йөртүчесе «Калина»га юл бирмәгән. Өч хатын-кыз һәм бала зыян күргән. Һәлакәттә баш миенә зарар килгән сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Авария факты буенча тикшерү үткәрелә. Сәламәтлеккә китерелгән зыянның дәрәҗәсе билгеләгәннән соң, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тикшерү барышы шәһәр прокуратурасы контролендә», –  ди Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре