50 яшьлек хатынны елан йоткан
Интернетта Фәридә дигән хатынны елан йоткан дигән хәбәр таралды
50 яшьлек Фәридә базарга киткән җиреннән озак кайтмагач, туган-тумачалары борчуга төшкән. Базар аның Калемпанг дигән авылыннан ерак түгел ди. Дүрт бала анасы урман аша узарга тиеш булган.
Эзләү вакытында анда чамадан тыш юан булган 6 метрлы питон тапканнар. Куркулары дөрескә чыккан - еланны үтереп, эчен ачып карасалар, аннан Фәридә гәүдәсенең калдыклары килеп чыккан.
Питон тешләрен аның аягына батырган да, гәүдәсен бөтереп алып буып үтергән, дип сөйләгән The Street Journal басмасына авыл старостасы. Мондый хәлләр Индонезиядә вакыт-вакыт булгалый ди. Фото: пиксабай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев