8 яшьлек малай өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән
Казанның Восстание урамындагы бер йортта 8 яшьлек малай өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Ул икенче каттагы балкон түбәсенә егылган.
Урынга янгын сүндерүчеләр килгән, алар баскыч ярдәмендә малайны түбәдән алган һәм ашыгыч ярдәм машинасы табибларына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев