Агымдагы елда Казан бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 2 млрд сумга артты
Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын тагын 2 млрд сумга арттырдылар
2025 елда Казан бюджетындагы үзгәрешләр турында Казан Шәһәр думасының II сессия утырышында билгеле булды. Доклад белән шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Нәтиҗәдә, шәһәр бюджеты керемнәр буенча алдарак әйтелгән 52,4 млрд сум урынына 54,3 млрд сумны, ә чыгымнар буенча 61,2 млрд сум урынына 63,29 млрд сумны тәшкил итә.
Моннан тыш, бюджет дефициты 100 млн сумга арта һәм 8,9 млрд сум була. Алдарак бюджет дефицитсыз планлаштырылган иде. ул шәһәр бюджетының калган акчалары хисабына ябылыр дип планлаштырыла.
Муниципаль оешмаларга өстәмә 1 млрд сум, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә 358,3 млн сум, суд карарларын башкаруга 312 млн, капиталь төзекләндерү һәм төзелешкә 121,1 млн сум бүленә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев