erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар – Алмаз Юнысовлар: «Әнигә безнең хакта: «Бу балалар исән калмаячак», – дигәннәр» (Интертат, Алинә Айдарова)

Айдар – Алмаз Юнысовлар – татар эстрадасында игезәк җырчылар, баянчылар. Егетләр Уфада яши, тик шулай да Татарстанга, чыгышлары булу сәбәпле, еш киләләр.

Без өчәүләп аралаштык: Алмаз, Айдар һәм мин – Алинә. Әмма егетләрнең кайсысы кем икәнен тавышлары буенча гына билгели алмыйм, шуңа күрә, буталчык булмасын дип, безнең сөйләшүне бер шәхестән интервью алган кебек язам. Аларның җаваплары да, фикерләре дә үзләре кебек охшаш.

- Сезне аерып, исем белән атаучылар бик юктыр. Мин үзем дә сезне аермыйм.

- Юнысовлар, диләр күбрәк. Күбесе аермый. Я: «Айдар-Алмаз», – диләр.

- Сез ияләшкәнсездер дә инде? Хәзер менә күрәм: сезне буегыз буенча аерырга була.

- Безне якыннан белүчеләр холкыбыз буенча аера безне. Күп еллар дәвамында аралашкач, хәтта сөйләү манерасының да, тавышның да башка төрле икәнен аңлыйлар. Без – икебез ике төрле кеше. Кыяфәтебез охшаш булса да, эчке дөньябыз, холкыбыз аерылып тора.

- Мәсәлән…

- Мәсәлән, Айдар – ул усалрак, мин, Алмаз, йомшаграк. 

- Кайсыгыз җыр буенча сәләтлерәк икән?

- Һәркайсыбыз үзенчә сәләтле. Икебез дә көйләр язабыз. Алмаз күбрәк иҗат эшләрен башкарса, мин, Айдар, административ сораулар өчен, оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы. 

- Нәкъ менә «иҗат белән шөгыльләнә башларга кирәк» дигән, «килеп чыга бит» дигән уйлар кайсыгызга беренче килде?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Икебезгә дә бер вакытны килде ул тоемлау. Без тумыштан бергә бит. Музыка мәктәбенә дә бергә йөрдек, бар нәрсә дә бертигез барды. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, сәнгать училищесына укырга керергә булдык. Аннан соң сәнгать академиясенә укырга кердек. Шулай да беренче җырларны Алмаз яза башлады, аннан соң, аңа ияреп, мин яза башладым.

- Сез бүген танылган җырчылармы?

- Танылганлык нәрсәдә күренә? Мәсәлән, син урамнан барганда, исәнләшәләр, таныйлар, фотога төшәләр. 

- Төшәсезме?

- Әлбәттә! Төшәсем килми, дип, кешенең кәефен төшереп булмый бит инде. Бераз булса да башкаларның күңелен күтәрергә бер сәбәп бар икән, аны һичшиксез кулланырга кирәк. 

- Сез «сольный» концертлар куясызмы?

- Ел саен Уфада куябыз, ел әйләнәсендә дә йөрибез. 2018 елда Казанда да куйган идек. Бик уңышлы үтте ул. 2020 елда да куярга планлаштырдык, тик пандемия аяк чалды. Әмма без туктамыйбыз, алга барабыз, планнар зурдан. Шулай ук бүтәннәргә дә җырлар язабыз. Тормышыбызны, гомумән, иҗатсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Әгәр дә үз концертларыбыз булмаса да, без җырлар иҗат итеп, шушы иҗат юлыннан беркайда да тайпылмыйбыз. Тормышыбыз студиядә үтә, дисәк тә, ялгыш булмас. Ял көннәрендә банкетларда эшлибез.

- Өйләрегезгә кайтасызмы соң сез? Хатыннарыгыз, балаларыгыз көтә бит.

Дәвамын әлеге сылтама аша укый аласыз: https://intertat.tatar/news/aidar-almaz-yunysovlar-aniga-beznen-xakta-bu-balalar-isan-kalmayacak-digannar-5857786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев