Айрат Фәррахов: Хәрби хезмәткәрләрнең балалары түләүсез уку бүлегенә күчү хокукы алачак
«Мәгариф турында»гы законга Дәүләт Думасы бертавыштан кабул иткән төзәтмәләр нигезендә, Россиянең яңа өлкәләрендә хәрби хезмәт үтә торган ата-аналарның балалары түләүле уку формаларыннан түләүсез уку формасына күчә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.
«Луганск, Донецк, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хезмәт иткән һәм хезмәт итүләрен дәвам иткән барлык геройларыбызның балалары түләүле укудан бушлай уку бүлегенә күчү хокукы алачак. Хөкүмәт карары 15 августка кадәр чыгарга тиеш, анда бу күчүнең тәртибе билгеләнәчәк», – дип хәбәр итте Айрат Фәррахов.
Депутат соңгы ярты елда хәрби хезмәткәрләрнең балаларын бушлай бүлекләргә күчерүдә яки түләүләрне киметүдә ярдәм сорап алты мөрәҗәгать алуы турында сөйләде.
«Мин бу мөрәҗәгатьләрне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең хатыннарыннан алдым. Һәр очракта мин югары уку йортлары ректорларына мөрәҗәгатьләр әзерләдем. Алты мөрәҗәгатьнең бишесе буенча мин уңай карарлар алдым. Балалар бушлай укуга күчерелде, бер очракта бәя төште. Дәүләт Думасы бу карарны кабул итте һәм хөкүмәткә балаларны көндезге бушлай уку формасына күчерү тәртибен эшләргә кушты», – дип уртаклашты депутат.
Бу карар югары уку йортларында түләүле белем алучыларга һәм укырга керергә ниятләүчеләргә кагыла, дип билгеләп үтте ул.
«Әмма укырга керергә җыенучыларга, конкурсны башкача узу өчен, ташламалы режим да бар», – дип өстәде Айрат Фәррахов.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев