erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчагызны әзерләгез: 1 октябрьдән бәясе арта

1 октябрьдән чит ил машиналарына да, Россиянекеләргә дә бәя артачак.

Бу утильләштерү җыемы ставкалары күтәрелү белән бәйле. алар нәкъ менә 1 октябрьдән арта. Ул 70-85 проценкта артыр дип көтелә! Шул ук вакытта 2030 елга кадәр ставка елына 10-20 процентка индексацияләнәчәк. 

Мисал өчен, чит илдә җитештерелгән 1-2 литр күләмле двигательле машинага импортерлар дәүләткә 300 600 сум бирергә тиеш булса, 2,5 айдан соң алар өчен утильләштерү җыемы 556 000 сум тәшкил итәчәк! Ә 5-6 елдан соң шундый машина өчен миллионнан артык түләргә туры киләчәк.

Ставкаларның кискен артуының сәбәбе икәү. Беренчесе – бюджетны өстәмә миллиард сумга тулыландыру. Икенчесе – АвтоВАЗның сату базары киңәячәк, чөнки Кытай машиналары бәясе артачак. Биредә җиңүчеләр юк, ә оттыручылар – барысы да гади кулланучылар. Инде хәзер үк, югары кредит ставкаларын исәпкә алып, машина сатып алу авыр. Ул тагын да катлаулырак булачак, дип сөйләгән “KP.RU”га илкүләм автомобиль берлеге вице-президенты Антон Шапарин.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, ставкаларны арттыру автомобильне үзләренә куллану өчен керткән гражданнарга кагылмаячак.

Элеккечә үк, алдагы 12 айга милекчелек хокукын тапшырмыйча, чит илдән елга бер машинаны сатып алу мөмкинлеге калачак һәм шул ук вакытта ташламалы тариф буенча (3400-5200 сум) түләргә мөмкинлек бирелә. Хәзерге кебек үк, бу 3 литрга кадәр двигатель күләме булган автомобильләргә генә кагыла – киресенчә очракта гадәти, коммерция коэффициенты гамәлдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/akcagyzny-azerlagez-1-oktiabrdan-baiase-arta

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев