erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актаныш аучысы Ильяс: «Аучылыкны кыргыйлык һәм гөнаһ дию – дөрес түгел» («Интертат» , Энҗе Габдуллина)

Татарстанда каз-үрдәккә ау сезоны ачылды.

Аучылыкка халыкта караш төрле. Күпләр моны кирәксез шөгыль, урман җәнлекләрен, кайткан һәм китүче кошларны ату – гөнаһ, дип саный. Ау сезоны, ауның файдасы һәм халыкның аучыларга карата начар мөнәсәбәте турында Актаныш районы аучылар һәм балыкчылар оешмасы җитәкче урынбасары Ильяс Галямов белән сөйләштек.

«Хәзер аучыларның «гаиләне туендырырга кирәк» дигән бурычы юк»

Быел Татарстанда ата үрдәкләрне 1 апрельдән 6 майга хәтле атып булса, казны бары 10 көн – 15 апрельдән 24 апрельгә хәтле ату рөхсәт ителә.

Актаныш районы – уникаль табигатьле район. Бөтен территориясе 203 мең гектар булса, шуның 193 меңендә ау белән шөгыльләнеп була. Район аучылык оешмасында Ильяс Галямов 1992 елдан бирле эшли. «Әти: «Ауга чыгып, бернәрсә алмый кайта аласың, ау сине ыштансыз калдырачак. Балыкчы бул, балык сине ашатачак. Күршеңә дә сатып була балыкны», – дия торган иде», – дип сөйләп китте Ильяс абый.

Ул Актанышның су астында калырга тиеш булган Дербышки дигән авылда туган. Порт таралганчы, пароходта эшли. Аннары тормышын аучылык хезмәте белән бәйләргә була.

- Гаиләдә аучылар юк иде, мин генә кечкенәдән кызыксынып үстем. Хәзер, әлбәттә, яшьлек максимализмы дигән нәрсә юк, яшь бара. Элек йокламыйча да йә иртә таңнан, йә караңгы төнгә кадәр ауда йөрдек. Гомер буе шушы районда яшәдем, ауга йөрдем, шуңа күрә чыннан да районның бөтен җирен беләм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер аучыларның «гаиләне туендырырга кирәк» дигән бурычы юк. Мин 80-90нчы елларда ау белән балаларны, гаиләмне туендырдым. Яз-көз үрдәк белән казга көн саен чыгып, 1-2 алып кайтырга була бит. Ул заманда, әлбәттә, пошига, кабанга ау булмады.

Җәнлек тиреләре дә өстәмә керем иде. 80нче елларда төлке аулау белән кызыксынып киттем. 1983 елда дәүләт тиреләрнең бәяләрен күтәрде. Енотовидный этләрнеке 80 сум иде, селәүсен – 200 сум. Төлке арзанрак булса да, безгә аны тоту җайлырак иде. Ул чакта җәяү 40шар чакрым үтә идем, – дип сөйләде Ильяс абый.

Дәвамы чыганакта: https://intertat.tatar/news/aktanys-aucysy-ilyas-aucylykny-kyrgyilyk-ham-gonah-diyu-dores-tugel-5858792

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев