Алдагы атнада җылы көннәр сакланачак
Җылы көннәр әле дә китәм дими. Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, алдагы атнада җылы көннәр сакланачак әле.
Әмма белгечләр, Себер циклонының активлашуы аркасында һава торышы бозылачак, ди. Кыскасы, яңгыры да явар, томаны да төшәр, җиле дә чыгар, дип вәгъдә итәләр. Бу турыда "Ватаным Татарстан"да хәбәр ителә
Атна дәвамында һава температурасы төрлечә булачак. Яңгырлы көн янында җылы, матуры да көтелә. Синоптиклар башка елларга караганда быелгы ноябрьнең нормадан 4 градуска җылырак икәнен искәртә.
Ноябрьгә карап, башка айларның ничек киләсен белеп була, ди Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
– Кыш айлары үзгәрүчән булачак. Бер салкынайтып, бер җылытып торачак, – ди ул.
Ә менә «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец киләсе кышның көйсез булачагын вәгъдә итә. Ул салкыннардан соң көннәрнең җылыначагын, кардан соң бозлы яңгырлар явачагын фаразлый.
Мондый һава торышы авыл хуҗалыгына зыян салмасмы? Арча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Раил Шакирҗанов әйтүенчә, борчылыр сәбәп юк. Баш агроном, көннәрнең җылы һәм яңгырлы булуы басулар өчен бик уңай, ди.
– Инде вегетация тукталды. Җиргә төшкән явым-төшем туфракка сеңеп бара. Җирнең туңмыйча торуы яхшы, – ди ул. – Әгәр җиргә 2–3 сантиметр калынлыкта кар явып, җир катырса, уҗымнар өчен зыянлы түгел. Әгәр инде явым-төшем булмыйча, туңдырып куйса, ул чакта уҗымнарга зыян киләчәк.
Көннәрнең әле җылы, әле яңгырлы, җилле-давыллы торуы сәламәтлеккә дә начар йогынты ясый. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев та шулай ди.
– Яңгыр сибәләп торса да, җиле булса да, көннәр салкынайтмый әле. Бу атна ахырына кадәр һава торышы җылы булачак. Татарстанда Атлантик циклон хакимлек итә. Әмма бу – аномалия. Әлеге вакытта инде һава температурасы минус булырга тиеш. Пәнҗешәмбедән соң һава температурасы төшәчәк, – ди ул.
Без аннан күптән түгел күк йөзендә күзәтелгән «Төньяк балкышы» хакында да сораштык.
– Әлеге күренешнең сәбәбе – җирдәге көчле магнит давылы. Әнә шуңа да күк йөзенең алсулануын күзәттек. Кояшның актив булуы да мондый күренешләрне китереп чыгара. Кемнәрдер җир тетрәргә дә мөмкин дип язалар. Әмма бу дөрес түгел. Җирнең кайчан тетрисен берәү дә алдан әйтә алмый, – ди профессор.
Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрипов исә, үз гомеремдә мондый җылы ноябрьне күргәнем юк иде, ди.
– Чын салкыннар ноябрь ахырында булачак дип уйлыйм. Кыш үзенекен итмичә калмас: салкыны да булыр, – ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев