Шимбә һәм ялларда суыта.
Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.
– Айның беренче атнасы аномаль җылы булды, төгәлрәге, климат нормасыннан 7 гардуска җылырак иде. Хәзер киресе көтелә. Нормадан салкынрак булачак. Төнлә урын белән 20 градуска кадәр төшәчәк, көндез – -14-16 градус, – диде ул.
Дүшәмбе көн җылырак, әмма болытлы булачак. Кар 3 мм күләмендә көтелә. Чагыштыру өчен: кичә 5 мм дан азрак булган.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aldagy-konga-nindi-hava-torysy-kotela
Нет комментариев