erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Алдынгылар хәрәкәте» Татарстанда беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрә

2026 ел дәвамында Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Аларны 2 меңгә якын кеше узган инде. Бу хакта «Татар-информ» га оешманың төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Мастер-классларны Россия Кызыл Крест инструкторлары үткәрә. Яшүсмерләргә беренче ярдәм буенча теоретик һәм практик белем һәм күнекмәләр бирәләр: авыр хәлдә кая шалтыратырга һәм нәрсә әйтергә кирәклеген аңлаталар, йөрәк-үпкә реанимациясен ясарга өйрәтәләр, кешене тернәкләнү хәленә ничек салырга икәнен күрсәтәләр һәм башкалар.

Укулар Казанда, Питрәч, Яшел Үзән, Чүпрәле, Чистай, Баулы, Ютазы, Азнакай, Сарман, Зәй һәм Әлмәт районнарында узды инде. Мастер-класс узган укучылар һәм студентлар 2026 елның октябрендә узачак беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионатында катнаша алачак. Узган ел анда 240 кеше көч сынашты, ә җиңүчеләр бөтенроссия этабына Мордовиягә китте.

Мастер-класста катнашу өчен районда беренчеләрдән булып хәрәкәт кураторына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев