erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әле әнигә әйтмәгән»: Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасына җыена

Җырчы Фирдүс Тямаев махсус операция башланганнан бирле үзе ярдәм күрсәтеп торган солдатлар янына махсус операция зонасына барырга җыена.

«Концерт куярга бару түгел, хәлләрен белешеп, күрешәсем килә», – дигән ул бу хакта «Интертат»ка.

«Әлегә бер машина ярдәм төяп, бертуган энекәшем Фирзәр китте. Ул әйләнеп кайту белән үзем дә җыенам. Төгәл датасын әйтмәсәм яхшырак булыр. Концерт куярга дип бару түгел бу, дөрес аңласыннар. Андагы спецназ егетләр мине бик көтәләр. «Фирдүс, бик булыштың, сине күрәсебез килә», – диләр. Тагын бер автобус гуманитар ярдәм җыеп, үзем барып кайтмыйча булмый. Әле әнигә әйтмәгән. Ничек кенә әйтәсе булыр, Фирзәр өчен дә бик борчылып тора», – дип сөйләде ул.

Чыганак: Шәһри Казан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев