erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Араларны якын итеп

Аннан инде кайтырга чыгулары, үзебезнең якта булулары турында хәбәр килде.

Курку белмәс, тәвәккәл, искиткеч ханымнар, дип атый Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмованы “Ценим жизнь“ оешмасы җитәкчесе.

Бу ике ханым икенче тапкыр махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм илтә китте.

Китәргә әзерләнеп йөргән көннәрен социаль челтәрләрдән күзәтеп бардык. Алар авылларга үз машиналары белән үзләре барып, гуманитар ярдәм җыйды. Авылларында хәйрия концерты оештыру да бу тынгы белмәс ханымнар хезмәте.

– Без бу юлы “Ценим жизнь“ оешмасы исеменнән гуманитар ярдәмне үзебез озата бардык. Үзебез төяргә дә булыштык. Ярдәм Иске Ашыт, Ташкичү, Сәрдәбаш мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән хәйрия концертларыннан җыелган акчага иде. Иске Ашыттан Рәдифә апа командасыннан бик күп ярдәм җыелды. Ул акчага термокиемнәр, оекбашлар, медицина кирәк-яраклары алынды. Ә бер өлешен Раиф монастыреннан барган төркемгә биреп җибәрдек. Алары дә тиешле урынга барып җитте. Район ветераннар, пенсионерлар оешмаларына бик зур рәхмәт. Маскировка өчен сеткалар, киптерелгән җиләк-җимеш, чәйләр, урын-җир китерделәр. Авыл халкы юлга чыгар алдыннан тәмле камыр ризыклары пешереп алып килде. Волонтерлар белән дә даими элемтәдә торабыз. Шул ук вакытта үзебезнең мохтажлар турында да онытмыйбыз, – диде кызлар.

Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмованы озатканнан соң да, үзләре белән мөмкин булган кадәр аралашып тордык.

– Чик буена килеп җиттек. 18-19 сәгать юлда булдык. Шоферыбыз арды. Ял итеп алабыз. Чикне чыккач бик сөйләшеп булмас. Исән-сау барып кайтырга язсын, – диде берара кызлар.

Аннан инде кайтырга чыгулары, үзебезнең якта булулары турында хәбәр килде.

Тагын бер очрашып сөйләшербез әле бу курку белмәс, батыр йөрәкле ханымнар белән һәм сезгә дә җиткерербез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре