Казан, Биектау һәм Арча районнары аша узучы 53 километрлы тимер юл юнәлешен үстерү Россиянең территорияләрне планлаштыру схемасына кертелгән.
Дәрвишләр бистәсе – Арча тимер юл юнәлешен үстерү Россиянең яңартылган территорияләрне планлаштыру схемасында каралган. Тиешле үзгәрешләр Россия Хөкүмәтенең 2026 елның 31 августындагы карары белән кертелгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Документ нигезендә, озынлыгы 53 километр булган тимер юл участогын үстерү планлаштырыла. Ул Казан шәһәре, Биектау һәм Арча районнары территориясе аша үтә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев