Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияровның балаларны халыкара яклау көне уңаеннан котлавы
Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар һәм педагоглар!
Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар һәм педагоглар!
Сезне 1 июнь — Балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла торган күркәм, шатлыклы һәм якты бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Ул чын мәгънәсендә безнең тормышыбызга ныклап урнашкан балачак бәйрәменә әверелде!
Һәр бала гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокуклы һәм бүген без, өлкәннәр, балаларыбыз бәхетле, сәламәт булсын һәм һәрвакыт безнең мәхәббәтебезне, кайгыртуыбызны һәм игътибарыбызны тоеп яшәсен өчен, барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш.
Безнең бурыч – үсеп килүче буынның сыйфатлы, лаеклы белем алуын тәэмин итү, аларга гармонияле үсеш алу һәм иҗат итү мөмкинлеге булдыру, чөнки балалар – безнең киләчәгебез.
Кадерле балалар, бәхетле булыгыз! Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, игелек, иминлек, күңел күтәренкелеге телим! Беркайчан да үз-үзегезгә ышанычыгыз какшамасын!
Ихтирам белән, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев