Арча районында яшүсмерләр ник җинаятьчелек юлына баса?
Районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар күпкә арткан Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча төркеме өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина җиткерде.
– 2024 елның тугыз аенда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек узган елның шушы чоры белән чагыштырганда биш тапкырга артты. Узган ел бу чорда бер җинаять теркәлгән булса, быел биш булды, – диде ул.
– Алсу Айдаровна, балигъ булмаганнар арасында җинаятьнең нинди төрләре күбрәк очрый?
– Урлаулар күп. Шулай ук вандализм очрагы да булды. Аннан балигъ булмаганнарның үзләренә карата да җинаятьләр кылынды. Тугыз айда Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча төркемендә төрле хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган 29 яшүсмер профилактик исәптә тора. Узган елның тугыз аенда 20 булган.
– Урлаулар, дидегез. Нәрсә урлыйлар инде алар?
– 19 гыйнвар белән 26 гыйнвар арасында Яңа Чүриледән 2006 елгы Р. әбисенең банк картасыннан 215000 сум тирәсе акча урлаган. Бу факт буенча җинаять эше ачылды. 10 июнь белән 11 июнь арасында, төгәл датасы һәм вакыты билгеле түгел, Р. һәм Д. эчкән килеш, бер төркем кешеләр белән алдан сөйләшеп, Укучылар сараендагы “Юниор” картын алып чыгалар һәм аны кабызып, Подгорная урамына таба китеп баралар. Максатлары урлау булмый, әмма аны рөхсәтсез һәм законсыз алып китәләр. Аларга хәзер закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. 19 июньдә кичке сәгать 8дә Яңа Кырлай авылы турысындагы җәмәгать транспорты тукталышында 2007 елгы И. 1979 елгы И.ның мобиль телефоны ярдәмендә һәм яшерен төстә аның банк картасыннан үзенә 15000 сум акча күчерә, ягъни, урлый һәм матди зыян китерә. 2 август белән 3 август арасында кич балигъ булмаган Р., Ф., Р. Банк урамындагы күпфатирлы йорт яныннан “ВАЗ-2107” машинасын алып китәләр. Соңгы ике очрак буенча да җинаять эше ачылды.
– Вандализм очрагына сез нәрсәне кертәсез?
– 4 апрельдә кичке сәгать 6да 2007 елгы А. һәм шул ук яшьтәге Т. дөрес эшләмәүләрен, чит милеккә зыян китерүләрен, үз гамәлләренең үзләренә үк начарлык булып кайтасын белә торып, Коммуна урамындагы җәмәгать транспорты тукталышына зыян китерәләр. Алар кулларында булган пистолетка ошаган әйбер белән автобус павильонының ике тәрәзәсен ваталар. Шуның нәтиҗәсендә тәрәзәләрне алыштырырга, ә яшүсмерләргә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк
– Ә балигъ булмаган-нарның үзләренә карата нинди җинаятьләр эшләнде?
– Балигъ булмаганнар-ның үзләренә карата 2024 елның тугыз аенда 16 җинаять теркәлде. Узган елның шушы чорында 17 булган. Шуларның 15е алимент түләмәү очрагы. Алимент буенча әҗәтләре күп җыелганнарга карата Җинаять кодексының 157 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә җинаять эше ачылды.
Бер очракта И. үзе белән бер түбә астында яшәгән 2003 елгы И.ны көчләгән. 2024 елның 3 мартында аңа карата да җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев