erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Арча сәнгать мәктәбе укучылары халыкара бәйгедә югары нәтиҗә күрсәтте

Калининград шәһәрендә узган халыкара дизайн-проектлар бәйгесе Арча районы өчен әһәмиятле иҗади казанышлар белән истә калды: яшь талантлар этник костюм сәнгатендә үзләрен лаеклы танытты.

29 апрельдән 2 майга кадәр Калининград шәһәрендә XXIII Халыкара «Алтын җеп» дизайн-проект бәйгесе узды. Әлеге абруйлы иҗади чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән килгән коллективларны бер мәйданга җыйды. Бәйгедә катнашучылар арасында Калининград, Пермь, Екатеринбург, Казан, Вологда, Новосибирск кебек шәһәрләрдән вәкилләр бар иде.

Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры кызлары төркеме әлеге бәйгедә актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Алар «Этно-костюм заманча күренеш» һәм «Подиум моделе» номинацияләрендә чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Җитәкчеләре - 
 Каримова А.А., Галимҗанова А.Р., Гомәрова А.Д., Солтанова Д.Э. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев