erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әрвахларыбызга ничек ярдәм итә алабыз?

Гыйбадәт ул – Аллаһыга ышанган хәлдә Аның юлында хезмәт итү.

 

Гыйбадәт ул – Аллаһыга ышанган хәлдә Аның юлында хезмәт итү.

Беренчедән, иман китерү, ягъни Исламның биш нигезен үтәү. Һәр эшне “бисмилләһ” белән башлау, ярдәмчел булу, нинди хезмәт башкарсаң да, Аллаһы ризалыгын алырга тырышу, сәдака бирү. 

Шундый изге-хәерле гамәлләр, гыйбадәтләр арасында бу дөньядан бакыйлыкка күчкән әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз өчен изге эшләр кылу аерым урын алып тора. Бу нинди эшләр соң? Мәсәлән, каберләрне зиярәт кылу, әрвахларыбыз өчен дога кылып, Аллаһыдан ярлыкау сорау.   

Татар телендә каберлекләрне “зират”, “зыярат” кебек сүзләр белән атыйбыз. Зиярәт кылу барып күрү дигәнне аңлата, шуңа күрә без “авыруларны, туганнарны зиярәт итү” дибез. Каберлек ул җирнең бер тыныч урыны, анда үзең генә калып уйланасың, үлем турында фикер йөртәсең, тормыш юлыңның кимчелекләрен анализлыйсың. Янә бакыйлыкка күчкән якыннарыбызның үткән-кичергән тормышларын искә төшереп, гыйбрәт аласың.  Каберләрне зиярәт кылу үлемнең хак икәнен искә төшереп тору ул. 

Кеше һәрдаим ике халәттә яши: яшәргә теләве һәм үлемнең хак икәнен белү. Әгәр кеше дөньяны вә бу тормышны мәңгелек дип белеп, үлемнең хак икәнен танымаса, ул ни өчен яшәгәнен дә белмәс, ахирәт тормышы турында уйланмас иде. Мөэмин-мөселманнар өчен үлем ул – Аллаһының бүләге, ул борчу-мәшәкатьле бу тормыштан тыныч бакыйлыкка китү шатлыгы, ул бер халәттән икенче хәлгә күчү ләззәте. Ә кяферләр, имансызлар яки гөнаһлылар өчен ул – бетмәс газап.

Безнең борынгы бабаларыбыз каберлекләрне шәһәр яки авылга бик якын итеп, терәп ясаганнар, янында мәчетен дә салдырганнар. Каберләрне ешрак зиярәт кылу мөмкинлеге булсын өчен шулай эшләнгән. Бәлки кыш айларында берникадәр кыенлыклар буладыр, әмма елның карсыз айларында без дә каберлекләрне ешрак зиярәт итсәк иде. Каберләрне зиярәт кылу ул – безнең өчен гыйбрәтле дәрес, ә үлгәннәр өчен – җибәрелгән рәхмәт вә шәфкать, чөнки алар сазлыкка баткан кеше кебек, ярдәм көтә

Каберләрне зиярәт итүдә без билгеле бер әдәпләрне үтәп, динебезгә хас булмаган, әмма халкыбызда киң таралган хаталы гамәлләрне кылмаска тиешбез. Беренчедән, зиратларыбызга тәһарәтле килеш кереп, үзеңне тыныч тоту тиешле. Анда сабырлык белән әрвахларыбыз рухына дога кылу, Коръән аятьләрен укып багышлау хәерле гамәлләрдән булыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма әрвахларыбыз өчен дога кылу, Коръән багышлау өчен һәрвакыт каберстанга бару кирәк, дигән сүз түгел. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз, бөтен мөселманнар өчен көн саен дога кылып торсак хәерле.  Иң ихлас дога ул – үз сүзләрең белән, үзең аңлап кыла торган дога.

Бүген кайбер кешеләр кабер өсләрендә шәм яндыра, ниндидер сурәтләр бәйләп куя һәм башка бик күп кирәкмәгән ырымнар уйлап чыгара. Менә бу гамәлләрне динебез катгый тыя. Алар фәкать безнең наданлыгыбыздан гына тарала.

Каберлекләрне зиярәт кылу тәртибе бар. Зиратларның эче дә, тыштан әйләнә-тирәсе дә чиста булырга тиеш. Чүп-чарны чыгарып түгәргә кирәк.  Моны аерым кеше дә башкара ала, әмма өмә белән җыештыру тагын да хәерлерәк. Чардуганнарны даими рәвештә буяп торсак яхшы. Кайбер якларда зиратка алып барган әйберләрне кире алып кайтырга ярамый, имеш бу өйгә үлем чакыра, дигән ышанулар яши. Бу зур ялгышлык, һәркайсыбызның үлем сәгате инде язылган. Каберләргә ясалма чәчәкләр, веноклар, ниндидер сыннар кую, кабер ташында рәсемнәр урнаштыру тыела.  Гомумән, мөселманның кабер ташы артык зур, купшы булырга тиеш түгел.  Аны кую максаты шушы кабердә кайсы дин кардәшебез ятуын билгеләү генә, шуңа күрә исемнәре, яшәгән еллары язылган кабер ташы җитә, артыгы кирәкми.  Корыган чәчәкләрне җыеп алып, алар урынына яңаларын утырту – бик саваплы гамәл. Агачны тәрбияләп тора алмыйсыз икән, кыска куаклар яки үлән, чәчәкләр утырту хәерле булыр.

Дөньяда яшәп калган туганнары, якыннары дога кылып, багышлап яхшылык эшләгән саен, мәеткә савап барыр. Бу эш дәвамлы булса, гамәл дәфтәре ябылмый, саваплар килеп тора.

Димәк, әрвахларыбыз рухы шат булсын, дип садакалар бирү бик хәерле гамәл булыр. Әрвахларыбызның бурычлары калса, аларны һичшиксез кайтарырга кирәк. Әгәр инде әҗәткә бирүче бурычны кичерсә, бу аңа бик саваплы булыр һәм туганнарыннан бурычны кайтару йөге дә төшәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре