erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр

Авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр

Даими булмаган нигездә эшләүче авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр. Әгәр дә ниндидер эш буенча зур күләмле килешүләр төзелмәгән булса дигән шарты бар. Бүген парламент утырышында «ТР аерым закон актларына коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты каралды.

Закон проектын составында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә, ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, Дәүләт Советы вәкилләре булган эшче төркем эшләгән.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проекты федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгәнен әйтте. «Федераль закон тарафыннан авыл җирлекләре вәкиллекле органнарының даими нигездә эшләмәүче депутатларының керем, чыгымнары, милке турында мәгълүмат бирүнең аерым тәртибе кертелгән», — диде Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, керем, чыгым, мөлкәт турында мәгълүматлар депутат үзе һәм хатынының соңгы өч елда гомуми кеременнән артыграк күләмдә килешү төзелгән булса гына юллана. Әгәр мондый килешүләр төзелмәгән булса, бары тик Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи затына, ягъни ТР Президентына мондый килешүләр булмавы турында хат җибәрә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Альберт Хәбибуллин керемнәре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар өчен каралган җәзаларны да искәртте.

Гөлнар Гарифуллина

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X