Айгөл Бариева: "Бөтен кызчык хыялларым чәлпәрәмә килеп юкка чыкты..."
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның әнисе Гөлфия апага бүген 72 яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, Айгөл әнисенә нәрсә бүләк итәр һәм кая алып барыр иде – бүген җырчы әнә шул хактагы уйлары белән уртаклашты. (Шәһри Казан)
“Әнием! Бүген синең туган көнең...
11.01.1950.
Исән булсаң, сиңа бүген 72 яшь тулган булыр иде. Ләкин гомерең 47дә өзелде шул... Кинәт... Көтмәгәндә, уйламаганда тормышым 100 градуска үзгәрде дә куйды... Һәм тормышым гына түгел, мин дә үзгәрдем! Кинәт! 100%... Бөтен кызчык хыялларым чәлпәрәмә килеп юкка чыкты...
Әгәр дә янымда, исән булсаң, бүгенге көн ничек үтәр иде микән?
Әлбәттә, сиңа иң матур чәчәк бәйләмен алып, сине Казаныбызның иң матур ресторанына алып барыр идем.
Аннары син тегәргә һәм бәйләргә яратканыңны белеп, сиңа иииң шәп тегү машинасын алып бирер идем. Теге, уртасында чәчәк ябыштырган, көрән төстә, гел кул белән бора торган, соңгы арада гел туктап, җепләрне бутый башлый торган машинкаңны, ниһаять, яңасына алыштырыр идем.
Аннары сине Казаныбызның тукымалар буенча ииииң зур, ииң шәп кибетенә алып барыр идем. Ээх, синең заманыңда юк иде бит алар берсе дә. Бер әйберне тегеп, аннары аны сүтеп, шуннан тагын икенчене тегеп, әллә ниләр үзең уйлап табып, шедеврлар ясый идең бит син алтын куллы, Әнием.
Ә аннары мин сине матурлык салонына алып барыр идем. Әйе, син минем үзең табигатьтән биик матур идең. Ләкин сине ял иттерер идем. Массажлар ясаттырып, матур-матур прическалар...
Һәм, әлбәттә, Әтиемне дә синең янга кире кайтарып, сезгә икегезгә ялга юллама алып бирер идем. Рәхәтләнеп чит илгә барып кайтыр идегез (әллә кайсы илләрне сезгә күрсәтер идем)...
Бу минем идеаль картинкам!
Ә тормыш идеаль була алмый шул...
Үзенекен итә... Итте...
Урының оҗмахта, рухың шат булсын, Әнием. Инде 24 ел син минем янда юк, ә уйламаган, юксынмаган бер көнем юк! Туган көнең белән!” - дип язган Айгөл Бариева.
Гөлфия апа белән Шамил абыйның урыннары җәннәт түрендә булсын...
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aygl-barieva-sine-yuksynmagan-ber-knem-yuk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев