erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачы галим Фарсель Зыятдинов көзнең нинди булачагын фаразлады

Җәй салкын булды, ләкин моннан да салкынрак җәйләр булганы бар. Көз җылы килде, тик бу җылылык озакка түгел. Шушы һәм башка мәгълүматлары белән КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм әлеге кафедраның доценты Тимур Әүхәдиев бүлеште.

 

Юрий Переведенцев “Татар-информ” агентлыгындагы матбугат очрашуында  җәйнең иң җылы ае  июнь булды диде. “23 июнь  иң эссе көн булды. Бу көнне һава температурасы 29 градуска җитте. Җәй айларының уртача температурасы исә +18,4 градусны тәшкил итте”, – диде белгеч. Россия гидрометеорология үзәге августны да җылы дип фаразлаган иде, ләкин ул чынга ашмады. Моның сәбәбе – циркуляр факторлар, дип аңлатты галим. Тимур Әүхәдиев исә һәр айда ничә көн җылы, ничә көн салкынча  булганын санап чыкты. Шулай итеп, июньдә 17 – җылы, 13 көн салкынча булган. Июльдә салкынча көннәр саны 23кә җиткән. Августта нибары ун көн җылы булган.

 

Галимнәр салкын җәйнең уңай яклары күбрәк дип расларга тырышты. Баксаң, 2010 елдагы эссе җәй сәламәтлеккә шактый зыян салган икән. Эсседән бигрәк тә хроник чирләр белән авыручылар интеккән. Быел исә андый кешеләргә комфортлы көннәр күбрәк булган. Комфортлы көн дип КФУ галиме 18–24 градус җылы булган  аяз, коры көнне атый. Сентябрьдә мондый уңай көннәр шактый була икән әле. Журналистларның,  әбиләр чуагы кайчан башлана,  дигәненә, галим: “Менә хәзер һава торышы әбиләр чуагына туры килә, ләкин бөтен нәрсә әйләнеп кайтучан. Әбиләр чуагы кабатланырга мөмкин. Әбиләр чуагы тагын килерме – монысын инде ай беткәч карарбыз”, – дип җавап бирде. Переведенцев әйтүенчә, сентябрьдә уртача һава торышы 17,5 градус булачак. Кыскасы, җәй салкынча булса, көзнең беренче ае аномаль җылы булачак. Хәтта сентябрьнең беренче яртысында без үзебезне җәйгә әйләнеп кайткандай хис итәчәкбез икән. Чын көз 19-20 сентябрьдә башлана. Шушы көннәрдә температура 10 градус җылылыктан түбән төшә башлаячак.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакчачы галим Фарсель Зыятдинов та сентябрьнең җылы киләчәген фаразлый.

 

– Кышка карап фикер йөртсәк, сентябрьнең беренче яртысында җылы була. Сентябрь урталарында һава температурасы 20 градустан да җылырак булырга мөмкин. Аннан көннәр тагын суына. Халык бәрәңге уңышы өчен борчыла. Быел яңгырлы көннәр күп булганга, бәрәңгедә фитофтороза авыруы таралды. Бәрәңгене алгач, базга бик әйбәтләп тикшереп кенә салырга кирәк. Баз дымлы булса, бәрәңгене саклау кыенлашачак. Чөнки бәрәңгенең күзәнәкләрендә быел фитофтороза бар. Бүлбеләрне кояшта яхшылап җилләтергә тәкъдим итәм, – дигән киңәшләрен бирде ул.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X