erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала укырга теләмәсә... Һәм башка бик күп сәбәпләр

1. Гаилә эчендәге киеренке атмосфера: әти-әниләрнең кычкырышуы, конфликтлары мәктәп укучысының үз эченә йомылуына, тиз кызып китүчәнлегенә китерә, бу үз чиратында укуга мотивацияне киметә, интеллектуаль процессларны акрынайта.

 

2. Начар дуслар: әгәр бала, башка укыйсы килмәгән балалар компаниясендә икән, бу әлбәттә аның укыйсы кимәлү теләген көчәйтәчәк кенә.

3. Комплекслар: укучының тышкы кыяфәтендә, сөйләмендә төрле кимчелекләр булса, ул читенсенәчәк, дәресләрдә җавап бирүдән оялачак һәм сыйныфташлары һәм укытучылары тарафыннан үчекләүләрдән, көлүләрдән куркып яшәячәк.

4. Гиперактивлык: баланың артык энергиясе күп һәм ул аны ничек чыгарыга белми. Нәтиҗә – начар тәртип, өзелгән дәресләр, укытучы белән мөнәсәбәтләр начарлану һәм укуны кысан шартларда дәвам итәсе килмәү теләге. Спорт түгәрәкләре һәм секцияләре - бала өчен бердәнбер котылу чарасы булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

5. Бәйлелек: башлангыч сыйныфларда – дуслар белән уйнаудан, 10-12 яшьтә комьютердан, үсмер чорда – урам компанияләреннән һәм начар гадәтләрдән. Болар барысы да укудан биздерә һәм вакытында чара күрмәсәң, яхшылыкка илтмәячәк.

Ата-аналар баланың ни өчен укыйсы килмәгәнлеген ачыклаган икән - бу проблеманың 50% өлеше чишелгән дигән сүз. Мәктәп укучысының киләчәк язмышы әти-әниләрнең килеп туган ситауциягә карата булган адекват бәясеннән тора. Ачулану, тавыш куптарулар, җәзалау – беркайчан да проблеманың уңышлы чишелешенә китерми. Уку процессына кереп китә алмаган укучының әти-әнисе алдындагы төп бурыч - баланы аңлау һәм булган проблемаларын чишәргә ярдәм итү.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X