erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иминлеге өчен

Район прокуратурасы балалар иминлеген тәэмин итү максатларында мәгариф турында һәм террорлыкка каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Мондый максатчан тикшерүләр Иске Чүриле, шәһәрнең 1 һәм 7нче номерлы урта мәктәпләрендә, районның дүрт балалар бакчаларында узды.

Иске Чүриле мәктәбендә тикшерүчеләр 3 өстәмә видеокамера куярга һәм мәктәпне шәхси сак оешмасы көче яки башкарма властьның федераль органнарының ведомство сагы бүлеге көче белән саклауны оештырырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Башка гомумбелем учреждениеләренә дә шундый ук таләпләр куелды.

Арча шәһәренең 1,4,7,8нче балалар бакчаларын тикшерү барышында объектларның техник ныгытылганлыгын һәм террорга каршы сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән мәҗбүри чаралар кабул итәргә кирәклеге  күрсәтелде.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законның 28нче маддәсе нигезендә, мәгариф оешмасы РФ законнары билгеләгән тәртиптә укучыларның, шулай ук мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Моннан тыш, “Террорчылыкка каршы тору турында”гы Федераль закон нормалары террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чараларына объектларның сакланышын кирәкле дәрәҗәгә җиткерү һәм тотуны да кертә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура судка ачыкланган тәртип  бозуларны бетерү, мәктәп һәм балалар бакчаларын видеокүзәтү системалары белән җиһазлау, керү юлларын контрольдә тоту, андый объектларны сак белән тәэмин итү таләбе белән тиешле гариза җибәрде. Үтәү срогы – 2019 елның 1 декабре.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция  киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X