Балалар өчен милли спорт төрләре буенча спартакиада талисманы рәсем бәйгесе игълан ителде
Балалар өчен Россия күләмендәге I Милли спорт төрләре буенча спартакиада талисманы рәсем конкурсы игълан ителде
Эшләрне тапшыру 2023 елның 18 апреленә кадәр дәвам итә, җиңүчеләр 25 апрель билгеләнәчәк. Бәйгедә 5 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнаша ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен, Бөтендөнья татар конгрессының tatar-congress@mail.ru почтасына бер яисә берничә номинация буенча эшләрне юлларга кирәк.
Конкурсның темасы: 2023 елның 18-20 август көннәрендә Чиләбе өлкәсе Коншак районы Коншак авылында I «Без татар» Милли спорт төрләре буенча узачак спартакиаданың талисманын уйлап табу.
Конкурсның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар арасында буыннан буынга күчә торган милли спорт төрләрен, борыңгы татар уеннарын популярлаштыру һәм ныгыту, үстерү.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев