erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар янгыннарда әрәм булмасын!

Кызганыч, янгыннарда балалар һәлак була. Гадәттән тыш хәлләрдә балалар каушап кала. Балалар янгынны булдырмау сәбәпләрен, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Балаларны моңа өйрәтергә кирәк.

Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. МЧС хезмәткәрләре һәм педагоглар һөнәр алу йортларында, мәктәп, бакчаларда янгын куркынычсызлыгы дәресләре үткәрәләр.

Кызганыч, янгыннарда балалар һәлак була. Гадәттән тыш хәлләрдә балалар каушап кала. Балалар янгынны булдырмау сәбәпләрен, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Балаларны моңа өйрәтергә кирәк.

Күбрәк бу турыда аңлатырга, әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз, караучысыз калдырмагыз. Бала шырпының уенчык түгел икәнен белергә, ә  янгынның авыр хәлләргә китерүен аңларга тиеш. Балаларны көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкларның янгын чыгарырга мөмкин икәнлекне белсеннәр.

Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Янгын вакытында өйдә кая да булса кереп качарга, нинди дә булса әйберне коткарып калам дип тоткарланырга ярамаганлыкны, ә бәлки тизрәк өйдән чыгып йөгерергә кирәклекне аңлатырга.

Балаларны йортта үзләрен генә бикләп калдырырга һич ярамый! Янгын чыккан очракта алар тышка чыга алмаячаклар.

Балаларның күз алдында шырпы һәм зажигалка калдырмагыз. Учак яндыруның куркыныч икәнен сөйләгез.

Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар уяу булыгыз, кайчакта сүндерелмәгән тәмәке, электр үткәргечләре төзек булмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ата-аналар балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, балаларны һәм үзегезне, йортыгызны янгыннан саклагыз!

Йортыгызга янгынны белгертүче җиһаз урнаштырыгыз. Күптән түгел Хәсәншәех авылында төнлә янгын чыкты. Янгынны белгертүче прибор тавышына күп балалы гаилә уяна һәм янган йорттан чыгып китәргә өлгерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын вакытында шалтырату өчен телефоннар: 01, 101, 112. Арча янгын часте 8 (84366) 3-59-01, Әтнә янгын бүлеге 8(84369) 2-20-01.

 

Антон Сотов,

янгын күзәтчелеге инспекторы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X