erid:2VtzquqpS7d
Балаларның яраткан эчемлеге бавырда яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин
Яңалыклар

Балаларның яраткан эчемлеге бавырда яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин

Эчемлекне һәр көн саен куллану чир куркынычын 80 процентка диярлек арттыра.

Америка Кушма Штатларының Көньяк Каролина Университеты галимнәре үткәргән тикшеренү татлы газлы суны даими куллануның бавырда яман шеш китереп чыгару куркынычын күрсәткән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, мондый эчемлекләрне һәр көн саен кулланучыларның бавырында яман шеш авыруы пәйда булу куркынычы “газировка”ны аена өч банка чамасы гына эчүчеләрнекенә караганда 78 процентка күбрәк. Бу хакта “Медикфорум” яза.

Тикшеренү 18 ел дәвамында 90 000гә якын кешенең мәгълүматларына анализ ясау нигезендә үткәрелгән. Галимнәр, бавырда яман шеш килеп чыкмасын өчен, татлы эчемлекләрне суга, каһвә яки шикәрсез чәйгә алыштырырга тәкъдим иткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111784/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев