erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаганнарга эшләргә ярыймы?

Базар икътисады шартларында матди ихтыяҗларны канәгатьләндерү – олылар өчен генә түгел, яшүсмерләр өчен дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. (Шәһри Казан, Дания Нәгыйм)

Яшьләрнең бәйсезлеккә омтылуы акча белән бәйләнгән. Шуңа күрә яшүсмерләрдә эшкә урнашу юлы белән табыш алу зарурлыгы туа. Үсмерләр эшләргә тели, һәм хезмәтләре өчен матди түләүләрдән тыш, яңа белемнәр алу да аларны нык кызынсындыра. Әлеге буын вәкилләренә эш барышы да кызыклы. Коллективта аралашу да зур тәҗрибә бирә. Димәк, балигъ булмаганнарның хезмәте – җәмгыятьтә үз урыннарын табуга юл, дип сөйләделәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы утырышында. 

Балигъ булмаган граңданнарга эш табарга Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәм итә. Ул республикабызның һәр районында бар. 

– Татарстанда яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү даими эш урыннарына да, шулай ук 2014-2025 елларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган “Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү” дәүләт программасы кысаларында да гамәлгә ашырыла.

Ел саен программа чаралары кысаларында Татарстан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны укудан буш вакытларында эшләүне оештыра. Әлеге үзәк белгечләре, яшүсмерләрнең яшь, физик үзенчәлекләрен исәпкә алып, вакансияләр турында мәгълүмат биреп кенә калмыйлар, яшүсмерләрне Россия Федерациясе хезмәт законнары, хезмәт эшчәнлегенең хокукый аспектлары белән дә таныштыралар. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары ел саен муниципалитетларга балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру өчен акча бүлеп бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә.

2021 елда 13 меңнән артык яшүсмер вакытлыча эшкә урнашуда катнашты. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштырылган яшүсмерләргә, эш бирүченең хезмәт хакын түләүдән тыш, эшләнгән ай өчен 2250 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә, – дип сөйләде Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Гөлнара Филлипова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, 2021 елда республикабыз башкаласында вакытлыча эшләрдә 784 балигъ булмаган граждан катнашкан. Үсмерләрне җәлеп итү мөмкин булган төп эш төрләре булып территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, вак-төяк ремонт, авыл хуҗалыгы эшләре (мәсәлән, утырту, чүп утау, уңыш җыю), шулай ук мәктәпләрдә, музейларда китапханә һәм архив фондларын реставрацияләү санала. 

“Аңлавыгызча, бу җиңел хезмәт, моңа профессиональ күнекмәләр һәм белем таләп ителми. Әмма яшь хезмәткәрләрнең эшчәнлеген оештырганда, һичшиксез, хезмәт законнары таләпләрен үтәргә кирәк. Балигъ булмаган гражданнар эш бирүчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итү яисә мәшгульлек хезмәте органнарының бушлай арадашчылыгы юлы белән хезмәтне сайларга хокуклы. Тик, кызганыч, ел саен әлеге категория гражданнарын эшкә урнаштыру өчен вакантлы урыннар җитмәү проблемасы белән очрашабыз. Бу балигъ булмаганнарны кабул итәргә ашкынып тормау белән аңлатыла, чөнки эш бирүчегә бик күп документлар тутырырга һәм аерым хезмәт шартлары булдырырга кирәк”, – дип ачыклык кертте спикер. 

– Балигъ булмаган хезмәткәрләр, яшьләренә күрә, – аеруча яклауга мохтаҗ хезмәткәрләр. РФ Хезмәт кодексының 63нче маддәсе нигезендә, эшкә кабул итү 16 яшьтән рөхсәт ителә. Билгеле бер очракларда һәм билгеле бер шартларда гына яшьрәк хезмәткәрләрне эшкә алырга ярый. Мәсәлән, әгәр граждан 15 яшькә җиткән һәм гомуми белем алу мәктәбен тәмамлаган икән, ул да хезмәт килешүен имзаларга хокуклы. Әгәр тәмамлап өлгермәгән булса, бу очракта да хезмәт килешүе төзергә ярый, ләкин эш җиңел булырга һәм уку барышына комачауламаска тиеш. 14 яше тулмаган хезмәткәрләргә өстәмә шарт куелган: әтисе яки әнисенең язмача рөхсәте булуы мәҗбүри, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы Ирина Сергеева.

Закон белән билгеләнгән атналык эш сәгатьләре: 16 яшькәчә – 24 сәгать, 16дан 18 яшькәчә – 35 сәгатьтән артмаска тиеш. Әгәр балигъ булмаган хезмәткәр белем дә алса, аның эш сәгатьләре билгеләнгән нормадан ике тапкыр кыскартыла. Шулай ук көнлек эш вакытлары да законда беркетелгән: 14-15 яшь – 4 сәгать, 15-16 яшь – 5 сәгать, 16-18 яшьлекләр өчен 7 сәгатьтән артмаска тиеш. Әгәр эш уку белән бергә алып барылса, мондый үзгәрешләр кертелә: 14-16 яшьтә – иң күбе 2,5 сәгать, 16-18 яшьлекләргә 4 сәгать эшләү рөхсәт ителә. 

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/balig-bulmagannarga-eshlrg-yaryymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X