Балтач районында янгын булган
Балтач районы Алан авылында гомер итүче Фәһим Гафуров бер мизгелдә бернәрсәсез кала. Өеннән эшкә дип чыгып киткәч, кайтып керер җире булмый. Янгын өен, бар мал-мөлкәтен кара күмергә әйләндерә.
9 август көнне чыккан ут турында Фәһим абыйның кызы, Арча районы Хәсәншәех авылында торучы Гөлзилә сөйләде.
Әти сүзләренчә, ут аш бүлмәсе ягыннан, кер юу машинасыннан чыккан. Янгын сүндерүчеләр нәрсә дигәннәрдер, белмим. Болай тикшерүчеләр әти белән сөйләшеп алдылар инде, – дип сүз башлады ул. – Әти үзе өйдә булмаган, күршесе белән бергә Балтачка эшкә киткән булган. Аңа берәр сәгатьтән: «Өең яна», – дип шалтыратып хәбәр иткәннән соң, алар шунда ук кайтырга чыкканнар. Ул кайтканда, аш бүлмәсе инде яна торган булган. Әти әйтә, 2 сәгать эчендә янып бетте, ди. Ачып керә башлаганнар, веранданың такталарын каерып, аннан ут бәргән. Якын да килеп булмаган.
Әти иртә белән кер юдырткан булган. Керләре дә, эленмичә, шул машина эчендә калган. Менә аны уттан алганмы, юкмы икәнен төгәл генә хәтерләми, – ди ул.
Фәһим Гафуровның йорты янып бетә. Аның шул урамда торучы туганнары Фәһимне дә ут эчендә, өендә калган дип кайгырганнар.
Ул урамда туганнарыбыз күп безнең. Әтине шунда калган дип, бөтен туганнар җыелган. Ачып керә алмаганнар. Әти кайвакыт алгы якны бикләп, арттан гына йөри торган иде. Шулай иткән дә эчтәдер, дип борчылганнар алар. Аның исән икәнен белеп, әтине абыйлары кочаклап елады, – ди кызы.
«Бер кат эш киеменнән урамда калды»
Фәһим абый бернәрсәсез калган. Йорттан берни дә алып чыга алмаганнар. Эшкә нинди кием белән чыгып киткән булса, Фәһим абый шул килеш урамда калган.
Әти шулай итеп, бер кат эш киеменнән калды бит. «Белгән булсам, аягыма бераз яхшырак туфлиемне кигән булыр идем, мондый начар аяк киеме белән чыгып китмәс идем», – ди әти. Карта, өй документлары, үзенеке – бөтен нәрсәсе янды бит. Үзе белән бер кредит картасын алып чыгып киткән булган, – дип сызлана Гөлзилә.
Йорттан төтен чыкканны Фәһим абыйның туганнары күреп ала. Бертуган энесе белән йортлары да терәлеп торган була.
Мин аны элек үк әйтә идем инде. Ул Аланда юл да юк, су да юк. Анда ут-күз чыга калса, ул юллардан янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче, бөтенләе белән янып бетәчәк. Берничә ел элек Аланда 3 йорт тоташ янып бетте, 7 хуҗалыкның лапаслары янды.
Юлга таш салып торалар да, барыбер юллар начар инде, бигрәк тә авылның үзенә керә торган юлы. Балтачтан ераграк, хәйран инде. Аны халык телендә «сукыр эчәгесе» дип атыйлар. Ул якка барсаң, анда бер генә авыл – Алан.
Аланда янгын башлангач ук, интернеттан миңа да хәбәрләр килеп җитте. Видеолардан минем әтинең йорты янганын аңладым. Аннары соң әни әйтте моны. Сеңлем авырлы, бәби көтә, аны, борчылмасын дип, чикләвек җыябыз, дип, урманга алып кереп киткәннәр. Әти эштә генә булса гына ярар иде, өйдә генә булмасын, дип теләдем. Шалтыратып та карадым, алмады. Андый вакытта башка да юньле уйлар килми бит, – ди ул, куркыныч мизгелләрне искә төшереп.
«Өй күмер генә, мунча мичендәге утын кебек»
Ут чыккач ук, авыл халкы ярдәмгә ташланган: су тутырылган мичкәләр белән тракторлар килгән. Берничә янгын сүндерү машинасы ут белән көрәшкән. Фәһим Гафуровның терлекләре булмаган. Нигезендә лапас белән мунчасы гына торып калган.
Мин әтине гел кунакка чакырып тора идем. Әле күптән түгел генә килгәч тә, тагын бер төнгә калырга үгетләп караган идем дә, «Ут-күз чыкмагае, дип, эштә булганда да куркып йөрим», – дип кайтып китте әти.
Мин килгәндә, утны сүндергәннәр иде инде. Бер як күршедәге йорт буш, ул бераз читтәрәк тә, аңа ут тимәде. Ә Илшат абыйларның йортын саклап калдылар, су сибеп тордылар. Бу хәтле уттан сайдинг та эремәде, дип шакката кешеләр. Ул өй күмер генә, мунча мичендәге утын кебек, тоташ күмер. Иң гаҗәбе шунда: Коръән, дога китаплары исән калган, янмаган. Алар стенка өстендә тора иде, ул алай сакланып кала торган җир дә түгел. Анда ул стенка, хәтта бүлмә такталары да юк, янып юкка чыкканнардыр инде, ә дога китаплары исән. Коръән генә түгел, юка, кесәгә тыгып йөртә торган дога китаплары да янмаган. Язусыз җирләре бераз көйгән, язылган урыннары калган, – ди ул.
Фәһим абый үзе генә торган булган. Хатыны белән аерылышкан. Хәзерге вакытта ул бертуган апасында тора.
Әти матур киенеп, эшләп, үз көнен үзе күреп яшәде. Догасын да укый белде, ял да итә белде. Йортының иминиятләштерү вакыты да чыккан булган. Әллә акчасы да булмадымы икән дип, бераз үземне дә гаепле хис итәм. Килә идек тә, «әти, тегеләй, әти, болай» дип, үзебезнекен сөйләп китә идек. Ярдәм кирәкмиме, дип, бер тапкыр да сорамаганбыз.
Әтине үземә дә чакырдым инде, эш башлана дип, авылда калды.
Янгын вакытында укол кадап, катырып куйдылар да, йөрде инде аңгыраеп. «Минем гөмбәләрем калды, гөмбә, кыяр тозлаган идем», – ди. Йорт җиһазларын, техникасын да уйламый, шул гөмбәсен сөйләп утыра. Җыештыра башлагач, әтине тыңлап, өй астына төшеп, аннан 20 банка алып чыктым. Ул бөтен эшне үзе белеп эшләде, хатын-кызга мохтаҗ түгел ул. Мин бөтен эшне әтидән өйрәндем. Хәтта коймак камырын да ул өйрәтте. Әни дә исән, аерлышканнар гына. Бездән «Санта-барбара» дип көлүчеләр дә бар. Әтине бик яратам мин. Бу көннәрдә ул йөрәген тотып йөри инде. Әти бер ноктага карап тик утыра, еламый да, көлми дә. Менә өченче көнне, җыештырырга дип, янгын булган җиргә менеп йөри башлады.
Халык бик ярдәм итә, алар ярдәменә таянабыз, Аллага шөкер. Бик зур рәхмәт барысына да. Әти башта, йорт салып чыга алмыйм, дигән иде дә. Ярдәм итәргә теләп, акча җибәрә башладылар, туганнарыбыз да бик уңган, эш рәтен беләләр. Материалга гына акча кирәк, үзләре дә салып чыга алалар инде. Проектларын сызып, материалларын исәпләп куйган инде әтинең туганы. Шул нигездә, әз генә башкарак җирдә, йорт күтәрергә иде исәп, – ди Гөлзилә.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәгълүмат:
89393771739 (Фахрутдинова Гульзиля Фагимовна) әлеге телефон номерена Сбербанк, Ак барс, Совкомбанк карталары беркетелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев