Башкортстан кешесе Түбән Камада телефон мошенниклары өчен элемтә үзәге оештырган
Түбән Камада полиция хезмәткәрләре телефон мошенниклары эшчәнлеген тәэмин иткән 28 яшьлек ир-атны тоткарлады. Фатирда йөзләрчә сим-карта һәм махсус җайланмалар табылган.
Түбән Камада хокук саклау органнары тарафыннан җинаять схемасы ачылды. Шәһәрнең Химиклар проспектындагы аренда фатирында Башкортстаннан килгән 28 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул телефон мошенниклары өчен виртуаль элемтә үзәге эшен оештырган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фатирда махсус техника һәм 550дән артык төрле оператор сим-карталары табылган. Әлеге җиһазлар ярдәмендә шалтыратуларны башка төбәкләргә юнәлтү мөмкинлеге булдырылган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат 2025 елның декабреннән башлап виртуаль телефон станциясе эшен тәэмин иткән. Ул сим-карталарны постаматлар аша алган, аларны теркәгән һәм мессенджер аша килгән күрсәтмәләр буенча активлаштырган. Эш өчен түләү криптовалютада башкарылган.
“Кулланылган сим-карталар Россиянең төрле төбәкләрендә кылынган мошенниклык очраклары белән бәйле,” — дип хәбәр итә ведомство вәкилләре.
Әлеге хәл Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендәге җинаять эшләре белән дә бәйле булуы ачыкланган. Тоткарланган ир-ат үз гаебен таныган.
Факт буенча “абонент терминалларын законсыз куллану яки виртуаль телефон станциясе оештыру” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Хокук саклау органнары гражданнарны шикле шалтыратуларга сак карарга һәм шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәскә чакыра.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев