erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИдан ничек югары балл җыярга?

Бердәм дәүләт имтиханнары якынлашып бара. Апрель-май айлары – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң күп тир түгә торган чак. Барысы да имтиханнарда югары балл туплау турында хыяллана.

Казандагы 2 нче гимназияне уңышлы тәмамлап, бүген Санкт-Петербург вузында белем алучы Давыд Хәйдәровтан берничә киңәш:

1. Сорауларга тулысынча әзерләнү
Булмаган белемне баштан суырып чыгара алмыйсың. Берәр теманы үтмичә калу – үзеңне иң югары нәтиҗәдән мәхрүм калдыру дигән сүз.
Киңәш: ФИПИ сайтында урнашкан кодификаторларга, ягъни темалар җыелмасына игътибар бирегез – бөтен темалар шуңда саналып үтелгән.

2. Практика күбрәк кирәк
Укучылар җаваплары ачык китерелгән булырга тиеш.
Киңәш: имтиханның язма өлешенә (вторая часть ) укытучы яки репетитор белән әзерләнегез. Практика күбрәк булган саен сез үз хаталарыгызны күрәсез, лайфхаклар һәм шаблоннар уйлап чыгарасыз һәм сез тикшерүче ни көткәнен беләсез, кыскасы, ничек иттереп язасын «тоя» башлыйсыз

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3. Вакытны дөрес бүлү
Иң элек белгән сорауларга җавап биреп, калганнарына соңрак кире кайту – менә дигән ысул.
Киңәш: Бланкка күчерү эшләрен алдан бетереп, соңгы минутларны тикшерүгә багышлагыз.

4. Язуга – игътибар!
Моңарга аерым игътибар юнәлтү мөһим. Чиста-пөхтә язылган эш тизрәк тикшерелә һәм тикшерүче кешедә артык сораулар тудырмый. Психологик ягы да бар: андый эшне күп сызасы килми. Кайчак тикшерүчеләр хаталарга да күзен йома.
Киңәш: күп сызмаска тырышыгыз, җаваплар биргәндә, пунктлау һәм нумерацияләү кулланыгыз.

https://vatantat.ru/2022/03/78108/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X