erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Белеп торсыннар!»: Язучылар берлеге корылтае алдыннан Ркаил Зәйдулла белән интервью (»Интертат », Рузилә Мөхәммәтова)

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге корылтае алдыннан журналист Рузилә Мөхәммәтовага интервью бирде.

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән ул җәелеп китеп сөйли ала торган әдәби, милли, тарихи һәм төрле фәлсәфи темаларга түгел, әлеге дә баягы Язучылар берлеге эшчәнлеге турында сөйләштек. Нихәл итәсең, «үзебез сайлаган язмыш» дияргә генә кала. Сөйләшү Язучылар берлеге корылтаена әзерлек көннәрендә баруын да ассызыклап куям. Ягъни, корылтайның төп интригасы – каләмдәшләре Ркаил Зәйдулланы кабат рәис итеп сайлаячаклармы? Устав буенча аның тагын бер кат сайлану хокукы бар.

Бераз ачу килмиме – шагыйрь гомере буе иҗат итә, фәлсәфи фикерли, бөтен темага җәелеп сөйләшә ала, ә аннан Берлектәге оештыру мәсьәләләрен сорыйлар. Мин дә, гафу ит, 4 ел эчендә Берлек рәисе буларак горурлыгың булган эшләреңнән башлыйм.

Депутат вакытында Роберт Миңнуллин белән сөйләшеп утырган идек. Депутатлык вакыт җәһәтеннән иҗатка бик комачаулый, дип уйлыйбыз бит инде. Язучылар берлеге эше белән чагыштырганда берни түгел икән ул. Роберт абый да, Туфан абый да депутат чакларында бик нәтиҗәле иҗат иттеләр, урыннары оҗмахта булсын. Шул әңгәмә барышында Роберт Миңнуллин: «Алтмышка кадәр язасы язылган бит инде, тагын нәрсә язмак кирәк?» – дип шаярган сымак әйтеп куйды. Үзе ул үлгәнче язды язуын. Мин үземне юатып: «Башың сау килеш калса, үзең исән булсаң, өлкән яшьтә дә язарга була инде ул», – дип уйлыйм. Әле генә Батулла 1000 битлек әсәр җибәргән. Анда – аның уйланулары. Урыс телендә язылган.

Ясалма фәһемнән генә эшләтеп алмагандыр бит? Урысча булганга әйтүем.

Юк, үзе. Урысчаны ул яшьлегендә нык өйрәнгән.

Ә нигә урысча язган?

Киңрәк даирәне күздә тоткандыр – монысы минем фараз инде, үзеннән сорамадым. Мәрҗани да күп әсәрләрен гарәп телендә язган ич. Нигә алай иткән соң?

Рабит аганың 1000 битлек әсәрен укып чыктыңмы?

Юк әле, 1000 битне уку өчен күп вакыт кирәк. Вахит Имамов та 500 битлек романын җибәргән иде. Укырга вакыт җитми.

Вахит абыйныкы – тәгаен тарихи әсәрдер инде. Берәр каһарман турында.

Без «Каһарманнар заманы» дигән исем астында яңа проект башлап җибәрдек. Татарлар арасында Россия өчен кан койган ватандашларыбыз күп. Алар арасында чын геройлар бар. Без «өстәге» иптәшләр белән бу теманы киңрәк алырга дип килештек. Мәсәлән, XVIII гасырдан ук башларга була. Пруссия белән 7 еллык сугыш каһарманы Тимер Мутин турында язылачак.

Бу – Мөхтәр Мутин нәселеме?

Әйе, шуларның борынгы бабасы. Аны күршеләребез башкорт булган дип уйлый бит инде. Чыннан да Мутин башкорт старшинасы дип аталган. Асылда ул гәрәйләр кабиләсенең юлбашчысы була. Гәрәйләр – кайчандыр Кырымнан килгән кавем, аңарчы аларның тамыры Чыңгыз хан дәверендәге кирәит кабиләсенә барып тоташа булса кирәк. Хикмәт шунда, патша заманында хөкүмәтне кемнең нинди халыктан булуы кызыксындырмаган. Халыкны сословиегә (катламга) бүлгәннәр һәм дин буенча аерганнар. Әлбәттә, этносословие дигән нәрсә дә бар. Шул дәвердә «башкиро-мещерякские войска» дип аталган гаскәри берләшмә дә була. Мутинннар, минемчә, Нугай Урдасыннан калган морзалар токымы.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/belep-torsynnar-yazucylar-berlege-koryltae-aldynnan-rkail-zaidulla-belan-intervyu-5871343

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре