erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Белгечләр: Котыру чиреннән дәва юк

Кешеләргә хайваннардан йога торган инфекцияләр авыр уза, инвалидлык бирә, ә котыру чире 100 процент үлемгә китерә.

Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМА нең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасының өлкән мөгаллиме Любовь Авдонина әйтте.

«Котыру чиреннән дәва юк», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кешеләр һәм хайваннар да авырый торган чирләрне кисәтүгә багышланган матбугат очрашуында. Аның бу сүзләрен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов та җөпләде. «Котыру инфекциясен дәваларга өйрәнмәдек. Ул 100 процент үлем белән төгәлләнә», – диде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/belgeclar-kotyru-cirennan-dava-yuk-5908787

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев