erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр: «Салкыннар көтелгән уңышны бирмәс»

Татарстанда чәчү эшләре акрынлап ахырына якынлаша. Чәчүне тәмамлаган районнар да бар, тик суыклар аркасында кайбер культураларны кабаттан чәчәргә туры киләчәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, бүген язгы культуралар 1 млн 776,7 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу – планның 96 проценты дигән сүз. Алексеевск, Әлки, Әтнә, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат, Сарман һәм Ютазы районнары чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып тәмамлаган.

– Без чәчүгә 5 апрельдә чыккан идек. 1 майга төп культураларны чәчеп тәмамлаган идек инде. Быел ел үзенчәлекле булды. Эшләр җиңел, уңай барды, – диде Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргат Камалиев.

Кызганыч, узган атнадагы суыклар игеннәр өчен эзсез узмады. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортындагы чыгышында әйткәнчә, республикадагы 30 мең гектарга якын чәчүлек зыян күргән. Аларның иң зур өлеше Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнарына туры килә. Әлеге кишәрлекләрдә яңадан чәчү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә министр гадәттән тыш хәлләр вакытында чәчүлекләрне иминиятләштерү кирәклеген тагын бер кат искәртте. Бүген иминиятләштерелгән чәчүлекләр мәйданы 509 мең гектар тәшкил итә.

Әйтик, Минзәлә районында 7 мең гектардан артык мәйданда культуралар өшегән.

– Бездә һава температурасы 6–8 майда 10–12 градуска кадәр суытты. Нәтиҗәдә 7 мең гектардан артык  мәйдандагы культуралар өшеде, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков. – Көзге бодай, арпа, борчак, рапс, шикәр чөгендере, көнбагыш культураларына зыян килде.

Җитәкче әйтүенчә, алар урынына чәчү вакытлары соңармаган культуралар чәчәргә туры киләчәк. Бераз гына зыян килгән культураларны исә терлек азыгы буларак файдаланырга уйлыйлар.

– Мин 20 елдан артык авыл хуҗалыгында эшлим, тик мондый хәл белән беренче тапкыр очрашам. Салкыннар була иде, ләкин мондый күләмдә зыян күргән юк иде. Моңа, бердән, апрельдә явым-төшемнең аз булуы һәм суыкларның озакка сузылуы йогынты ясады. 4 айга нибары 63 мм явым-төшем яуды. Узган ел 180 мм иде. 12 градус суыкта үсемлекләр йокыга тала бит инде. Бу салкыннар иген культураларына гына түгел, агачларга да начар. Май азакларында люцернаның беренче катын чабып алырга планлаштыра идек. Бу суыклар аларны да үстермәячәк. Ләкин аны чапмыйча, уңышның икенче катын да алып булмаячак. Бигрәк тә су буйларындагы кырларга авырга туры килде. Иртә чәчелде, яңгыры булмады. Әле дә яңгыр юк. Кәеф төште, әлбәттә. Чәчү эшләре тәмамланып килә, кукуруз гына чәчәсе калган иде. Бу хәлләр хуҗалыкларга авырга туры килде. Алар бик зур суммада акча югалтты. 2 мең гектар чәчүлек мәйданына зыян килгән хуҗалык бар. Шуның 1100 гектары – рапс. Нәтиҗәдә 18 млн сумнан артык зыян салынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зәй районында да суыклар үзен сиздергән.

– Төнлә өч көн рәттән ун градуска кадәр суык булды. Якынча 1 мең гектар тирәсе мәйданда шикәр чөгендерен кабат чәчәргә туры киләчәк. Аны чәчәргә вакыт бар әле. Анысы өчен борчылмыйбыз. Дөрес, орлык кайтканны бераз көтәргә туры килер, ахры. Бездә арпаны кырау суккан иде инде. Алар әйбәт кенә китте. Бераз гына яңгыр явып узу да нәтиҗәсен бирде, – диде Фәргат Камалиев.

Аның фикеренчә, әлеге суыклар уңдырышлылыкка да йогынты ясаячак.

– Озак еллар баш агроном булып эшләгән белгечебез әйтүенчә, 60 ел эчендә мондый яз булмаган, – ди Фәргат Камалиев. – Иртә килгән яз яңгырсыз һәм суык булды. Бу салкыннар көтелгән уңышны бирмәс, дип уйлыйм. Арпа кабаттан яшелләнеп китсә дә, уңдырышлылыгының күпмесендер югалтты. Чөгендер дә узган елдагы кебек яхшы уңыш бирмәс дип уйлыйм.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112531/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X