erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер күрешү үзе бер гомер!

Өлкәннәр көне уңаеннан Арчаның 1 нче балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әби-бабайларыбызны өлкәннәр көне белән котлап,  бакчабызда күңелле бәйрәм булып үтте. Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кадерле әби - бабайлары   чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты, матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Бу чарада Арча Мәдәният йортының “Хәзинә” фольклор коллективы да катнашты һәм искиткеч матур чыгыш ясады. Алар    балаларга һәм өлкәннәребезгә  “Аулак өй “фольклор күренешен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм барышында өлкәннәр үзләре дә катнашып, жырлап, биеп, күңел ачтылар. Фольклор коллективының оста гармунчы кулындагы тальян  моңнары берәүне дә битараф калдырмады: яшьләрне биюгә дәртләндерде, ә өлкәннәрдә өмет чаткысы уятты.

Өлкәннәребез тәрбиячеләргә һәм бакча хезмәткәрләренә изге теләкләрен теләп, рәхмәтләрен әйтеп дога кылдылар. Бәйрәм өстәл табыны янында  дәвам итте.  Һәркайсы исәнлектә тагы шундый очрашулар насыйп булсын иде дигән теләктә калды.

Балалар һәм тәрбиячеләр әзерләгән күркәм бәйрәм кичәсе бик күңелле, истә калырлык булып узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре  чыгышлары белән үрелеп барган бу чарадан  өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар. Өлкәннәрнең йөзләрендә бәхетле  елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кадерле әби-бабаларыбыз,  лаеклы ялда булган затларыбыз! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телибез .Ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Гыйльметдинова Әлфинур Габдуллаҗан кызы, 

           Камалиева Гөлназ Рәис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев