erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берничә тапкыр урлаган

Быел июнь башында элек тә  хөкем ителгән Фәтхрахманов бер йортның хуҗасы вакытлыча китеп барганын белеп, форточканы ватып эчкә керә, акчалы янчыкны урлап чыга.

1966 елда туган, Күлтәс авылында яшәүче Р.Фәтхрахманов берничә тапкыр урлашканы өчен ирегеннән  мәхрүм ителде.

Быел июнь башында элек тә  хөкем ителгән Фәтхрахманов бер йортның хуҗасы вакытлыча китеп барганын белеп, форточканы ватып эчкә керә, акчалы янчыкны урлап чыга.

Берничә көннән ул  авыл кибете янына килә, кадак суыргыч белән тәрәзәдәге металл рәшәткәне каера һәм эчкә керә. Ул аннан шәраб-аракы әйберләре, кофе һәм сигаретлар, кассада калган акчаны урлый, шәхси эшмәкәргә 30 мең сумнан артык зыян сала.

Ике очракта да урлаган әйберләрен шәхси максатларда тота.

Суд Р.Фәтхрахмановны югарыда күрсәтелгән җинаятьләрне ясауда гаепле дип тапты һәм 4 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Суд шулай ук хөкем ителүчедән килгән матди зыянны эзләп алды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X