Бөек Ватан сугышы ветераннары 10 мең сум алачак
Россиянең социаль фонды апрельдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Җиңү көненә еллык түләү күчерә башлаячак. Бу хакта фондның матбугат хезмәтендә РИА Новости хәбәр итте.
Фондта ачыклык кертүләренчә, акчалар һәр ветеранга билгеләнгән график нигезендә банклар яки почта аша китереләчәк.
Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Ул Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар өчен каралган.
Указ нигезендә, түләүне сугыш елларында хәрәкәттәге армиядә хезмәт иткән яки сугышчан хәрәкәтләр районнарында алган яралану, контузия, гариплек яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булган ветераннар ала.
Шулай ук аңа хәрби операцияләрдә катнашкан, хәрәкәттәге армиянең хәрби частьларында, дошман тылында яки чит ил территорияләрендә махсус биремнәр башкарган, шулай ук башка нигезләр буенча хокуклы.
Билгеләп үтелгәнчә, түләү Россиядә яшәүче ветераннарга гына түгел, ә Балтыйк илләрендә – Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга да кагыла.
Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр иткәнчә, ветераннарга һәм аларның туганнарына гариза бирергә яки ведомстволарга мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак: түләүләр автомат рәвештә апрельдә яки майда фондта булган мәгълүматлар нигезендә күчереләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев