Бәрәңге, суган һәм помидор бәясе төшкән
Хисап чорында яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка арткан.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр вакытта Россиядә кыяр бәясе өч атна дәвамында төшкәннән соң кабат арта башлаган. 12 атна берөзлексез бәясе арткан бәрәңге арзаная башлаган.
РИА новости Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хисап чорында яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка арткан. Аерым алганда, кәбестә 4,82 процентка, кишер 0,63 процентка, кыяр 4,92 процентка арткан. Бәрәңге 0,17 процентка арзанайган. Соңгы вакытта аның бәясе август ахырында сентябрь башында төшкән булган.
Хисап атнасында суган (0,71 процентка), помидор (3,38), алма (0,24) арзанайган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев