erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу салкыннар кайчанга кадәр барачак?

«Хәзер төнге һәм көндезге температура түбән. Бу безнең республика киң циклонның тыл өлешендә булуга бәйле”

КФУ эксперты Казанда аномаль салкын кайчанга кадәр сакланачагын әйтте Сентябрьнең икенче яртысында Татарстан башкаласына аномаль салкыннар килде һәм бу хәл ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»га КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Хәзер төнге һәм көндезге температура түбән. Бу безнең республика киң циклонның тыл өлешендә булуга бәйле. Циклонның үзәге исә Төньяк Урал районында, Арктика янында урнашкан. Безгә салкын арктик һава килә. Хәзер уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 5-6 градуска түбәнрәк. Якын арада җылыну көтелми әле», – диде әңгәмәдәш.   Юрий Переведенцев өч көн дәвамында Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура 8 градустан түбән булуын, бу исә җылылык чоры башлану турында сөйләвен әйтте, дип яза агентлык. Сентябрьнең соңгы декадасы аномаль салкын булды, якын көннәрдә тәүлеклек уртача температура нибары 5-6 градус җылы булачак.   «Россия Гидрометеорология һәм әйләнә–тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, дүшәмбе көнне температура климатик нормада булачак. Сентябрь ахырында климатик норма якынча 8 градус тәшкил итә. Алдан фаразлаулар буенча, дүшәмбе көнне көндез температура 14 градус булырга тиеш», – диде КФУ эксперты.   Юрий Переведенцев, айның икенче яртысында явым-төшем аз булачак, дип өстәде. Төнлә һава температурасы шактый түбән булачак һәм 1-3 градус җылылык тәшкил итәчәк. Көндез һава 8 градуска кадәр җылыначак.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26640

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матбугат.ру № --- | 24.09.2019 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X