Булачак машина йөртүчеләрне яңалык көтә
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында хокукка имтиханнар бирү өчен сервис барлыкка киләчәк. Автомәктәптә һәр укучы "цифрлы профиль" алачак.
Татарстанда автомәктәпләрдә теоретик имтихан өчен бердәм электрон сервис эшләнә. Аны эшләүдә төбәкнең Дәүләт автоинспекциясе, Татарстанның Цифрлаштыру министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы җәлеп ителгән.
Сервисны республиканың Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга планлаштыралар. Автомәктәптә һәр укучы "цифрлы профиль" алачак, дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы Коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Артем Хохорин.
Әлеге система аша йөрергә өйрәнүче курсантларны әзерләү сыйфатын күзәтергә, шулай ук машина йөртү хокукларын алу өчен имтихан сатып алу мөмкинлеген дә юкка чыгарырга мөмкин булачак.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bulachak-mashina-yrtchelrne-yaalyk-kt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев