erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бушлай кайнар ризык өләшү пункты ачыла

Казанда 1 май көнне бушлай кайнар ризык өләшү пункты ачыла

Җомга көнне, 1 майда, Казанның Юдино бистәсендә «Кеше приюты» хәйрия проектының яңа пункты ачыла. Биредә мохтаҗларга бушлай кайнар ризык өләшәчәкләр. Яңа нокта өчен Ильич урамы, 21 йорт адресы буенча урын бирелгән – бирегә килүчеләрне көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.

Проект, барыннан да элек, өлкән яшьтәге шәһәр халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Статистика нигезендә, бирегә килүчеләрнең 85 проценты – үз-үзләрен карый алмый торган һәм даими ярдәмгә мохтаҗ пенсионерлар, өлкән яшьтәге кешеләр.

Приют ачыласы көнне 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм I, II группа инвалидларга азык-төлек җыелмасы, көнкүреш химиясе тапшырыла. Моның өчен яшьне һәм инвалидлыкны раслый торган документны күрсәтергә кирәк.

Яңа пункт 11:00 сәгатьтә ачыла.

Бушлай кайнар ризыкларны көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр алырга була, дип хәбәр итә «Кеше приюты» проекты матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә хәйрия ризыклары түбәндәге 11 адрес буенча: Борхан Шаһиди урамы, 26, 1 корылмада, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2, 3 корпуста, Академик Павлов урамы, 6а, Академик Лаврентьев урамы, 6, Окольная урамы, 25б, Дачная урамы, 3а, Юлиус Фучик урамы, 52, Авангард урамы, 95, Липатов урамы, 6б, Симонов урамы, 3, Гудованцев урамы, 6 йортларында таратыла. Волонтерлар көненә 3,5 мең кешегә исәпләнгән ризык тарата.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-1-mai-konne-buslai-kainar-rizyk-olasu-punkty-acyla-5922922

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре