«Буыннар сызлый башлавына колак салмаса, кеше киләчәктә гарип калырга да мөмкин»(»Интертат», Ралинә Сәлимова)
Буыннар майланмаган тәгәрмәч шыгырдаган тавыш чыгарса, нишләргә?
Буыннар майланмаган тәгәрмәч шыгырдаган тавыш чыгарса, нишләргә? Дәваланмау нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Буыннарга БАДларның файдасы бармы? «Интертат» әлеге сорауларны ревматолог Линера Каримовага юллады.
Линера Каримова – Әлмәт шәһәре «РеаМед» клиникасы ревматологы.
Буыннар шыгырдау нинди авыру барлыгын күрсәтә?
Буыннар белән шаярырга ярамый. Аның сызлый башлавына зур игътибар бирергә кирәк. Әгәр симптомнарына колак салмаса, киләчәктә кеше гарип калырга да мөмкин.
Буыннар авыруы берничә төрле була. Иң киң таралган буын авыруы төре – ул остеоартрит (ОА). Ул алдан остеоартроз дип атала иде, чөнки аны «кимерчәкнең ялкынсынуы» дип кенә уйладык. Хәзер әлеге авыру буынның барлык компонентларын зарарлый икәне билгеле.
Остеоартрит вакытында, беренче чиратта, кимерчәк, шулай ук субхондраль сөяк, синовиаль тышча, бәйләвечләр (связки), капсулалар, буын яны мускуллары зарарлана. Безнең Җир шарында 10 проценттан артык халык әлеге диагноз белән яши.
Артрит – буынның, иң элек синовиаль тышчаның ялкынсынуы белән характерланган авырулар төркеме.
Бурсит (латинча «bursa» – капчык) – буынның синовиаль капчыгы ялкынсынуы. Анда буынны җәрәхәтләнүдән саклауны тәэмин итүче аз күләмдә сыеклык бар. Буын ялкынсынгач, капчыкта күп күләмдә сыеклык җыела.
Оча-бот сөяге дисплазиясе – оча бот сөягенең формалашуының бозылуы. Ул кимерчәк сөяк нигезен, бәйләүче капсула һәм мускул компонентын үз эченә алган. Дисплазия балачакта актив рәвештә скелет формалашканда барлыкка килә. Чир авыр дәрәҗәгә җиткәч, гәүдә торышы, кешенең йөреше үзгәрә. Пациент гарип булып калырга мөмкин.
Подагра – системалы авыру, натрий моноурат кристалллары төрле тукымаларда утыра, һәм ялкынсыну процессы башлана. Гадәттә, чир ирләр арасында 6-7 тапкырга ешрак очрый. Подаграның үсеш факторы – ГУ (гиперурикемия) дип атала. Бу сүл дәрәҗәсенең бәвел кислотасының (сывороточный уровень мочевой кислоты) 360- 420 мкмоль/лдән артуы. Шул рәвешле пациентта кирәкмәгән кристалллар барлыкка килә. Подаградан гомер буе дәваланалар. Аның максаты – сүл дәрәҗәсенең бәвел кислотасын нормада тоту.
Буыннар авыруының симптомнары нинди?
Нигездә буыннар компонентының ялкынсынуы ята. Икенчедән, кызару, шешү, авырту, тән кызу, функцияләрнең чикләнүе керә.
Һәр диагноз төрлечә үзен сиздерә. Мәсәлән, подагра вакытында буын нык кызара, шешенә, әчетә, даими рәвештә авырту үзен сиздереп тора һәм хәрәкәт итәргә бирми.
Бурсит вакытында буын шешкәнен күрмичә мөмкин түгел, чөнки анда сыеклык җыела. Бу очракта уртак анатомияне яхшы белергә кирәк.
Дәвамын чыганактан укырга була: https://intertat.tatar/news/buynnar-syzlyi-baslavyna-kolak-salmasa-kese-kilacakta-garip-kalyrga-da-momkin-5857429
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев