Чаллыда скутер йөртүчене махсус бәрдерүдә гаепләнгән ир-ат суд каршына басачак
Чаллы шәһәрендә 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше судка тапшырылды. Фаҗига шәһәрнең Җәлил проспектында булган.
Рәсми мәгълүматка караганда, эш материалларын Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе әзерләгән.
Тикшерү версиясе буенча, чит ил маркалы автомобиль белән идарә иткән ир-атка скутерда баручы 34 яшьлек кеше бәрелгән. Автомобиль йөртүче туктарга кушкан, әмма скутерчы юлны дәвам иткән. Шуннан соң машина йөртүче аны куып җитеп, скутерга махсус рәвештә бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә скутер йөртүче юлга егылган һәм җитди тән җәрәхәтләре алган. Ул хастаханәгә китерелгән, әмма икенче көнне алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Җинаять эше судта каралачак. Гаепләнүче ир-атка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тикшерү эшләре тәмамланган, материаллар судка җибәрелгән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев