erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чечняга сәяхәт: Грозный базары, Кадыйров сарайлары, иң үзенчәлекле традиция (»Интертат», Лилия Заһидуллина)

Ике республика арасындагы күперне узуга, Дагыстанның тар юлы һәр якка өчәр полосалы көзгедәй трассага әйләнде. Багана утлары яна башлады, юл кырыенда бер-берсен уздырып төзелгән мәчетләрне выжлап узып киттек.

Бездә «гей» сүзен кычкырып әйтергә дә ярамый»

Дагыстанда 4 көн булганнан соң, күрше республикага – Чечняга кузгалдык (сәяхәтнең беренче өлеше турында моннан укырга була). Махачкала белән Грозный арасы – 170 чакрым. Ике республика арасындагы күперне узуга, Дагыстанның тар юлы һәр якка өчәр полосалы көзгедәй трассага әйләнде. Багана утлары яна башлады, юл кырыенда бер-берсен уздырып төзелгән мәчетләрне выжлап узып киттек.

Фәлән метр саен «Ахмат сила» дигән язу эленеп, ялтыр-йолтыр килеп тору гына күңелгә шом өстәде. Хәер, «башта гына сәер» дисәләр дә, мин Чечнядагы бу язуларга, һәр бинада эленеп торган Әхмәт Кадыйров һәм Владимир Путин портретларына ахыргача ияләнә алмадым. Биредә Путин проспекты бар, Путин исемендәге спорт комплексы төзелеп ята, гади ансамбльдән башлап аэропортка кадәр Кадыйров исемен йөртә. «Нигә бөтен җирдә Әхмәт Кадыйров исеме, нигә Рамзанныкы түгел?» – дип сорау бирдем гидка, башымны юләргә салып. «Без – шундый тыйнак халык инде», – диде ул, елмаеп.


Әлеге тур буенча бу көнне Грозныйга ирем белән икәү генә килдек. Үзебезгә генә аерым бер гид туры килде. Чит «колаклар» булмагач, экскурсоводыбыз – чечен егете Анзор да иркенәеп сөйләште. Халыкның гореф-гадәтләре, фикер сөреше, менталитеты, эчке тәртипләре, сугыш вакытындагы кичерешләре – әллә нинди көтелмәгән сорауларыбызга җавап тапты. Чечняны бар яклап ачып салды.

Безне, сатып алынган турда күрсәтелгәнчә, Грозный үзәгендәге дүрт йолдызлы кунакханәгә урнаштырдылар. Дагыстаннан аермалы буларак, мондагы кунакханәгә кергәндә ук киенү кагыйдәсе язып эленгән. Ачык җилкә, кыска итәк, тәнгә сыланып торган кием ярамый. Башка яулык бөркәнү мәҗбүри түгел. Чечен хатыннары да ул яктан иркенрәк: чәчен капламыйча йөрүчеләре шактый очрады. Дагыстан белән чагыштырганда, монда дин алай ук көчле түгел, дип аңлаттылар.

Биредәге хатын-кызлар матур гәүдәле, шактый чибәр, дип, аерып әйтер идем. Кашлар сызылган, күзләр буялган, өсләрендә затлы кием – Дагыстаннан соң бу бигрәк тә күзгә чалына. Ир-атлары да озын буйлы, чибәрлек буенча калышмый, ләкин бөтенесен бер озынлыктагы сакал баскан – яшьләрен чамалау авыр. Урамда җитәкләшеп йөрүче парлар, татуировка ясаткан, алка таккан, хатынша сыман киенгән егетләр, ирдәүкә хатыннар күрмәдем. Ирләр – чын ир, хатыннан – нәфис гүзәл зат биредә, бар да табигать кушканча. «Бездә «гей» сүзен хәтта кычкырып әйтергә дә ярамый», – диде Анзор.

Читтән караганда, Чечняда бар да тәти, бар да тәртипле, артыгы белән идеаль һәм тыныч. Хәтта урамда бер сүгенүче, җиргә лачкылдатып төкерүче кеше дә күрмисең. Салмыш яки тәмәке көйрәтүче турында әйтәсе дә юк. Бездән берничә метр алдарак, мәктәп яшендәге 3-4 малай-шалай урамда чүп ташлап калдырды. Анзор шуларны күреп алып, куып тотып, чүпләрен барып алырга кушты. Тегеләр кире борылып барып, чүплек савытына илтеп салдылар. Менә шундый тәртип һәм олыларга хөрмәт.

Рамзан Кадыйров йорты

Грозный – төзек һәм матур шәһәр. Шәхси йортлар бөтенесе өр-яңа, һәммәсенең йорт тирәсе каралган, капка төбенә чәчәкләр утыртылган. Аларның яңа булуының сәбәбе аңлашыла, әлбәттә, ике-өч дистә ел элек Грозный 92 %ка җимерелгән иде. Сугышта шәһәр җир белән тигезләнгән, дип әйтергә мөмкин. Йортларны яңадан төзергә шәхси хуҗалыкларга 300әр мең сум акча өләшкәннәр. Бу акча ул вакытта ярты өйгә җитә иде, дип сөйләде чеченнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Грозныйда әлеге авыр вакытларны сурәтләгән аллея да бар, анда сугыш елларында төшерелгән үзәк өзгеч фотоларны карап йөрдек. Нәрсәне җимергәннәр, аның урынына кайда төзегәннәр – барысын да язып элгәннәр.

Грозныйда 276 мең кеше яши – Әлмәттән зуррак, Чаллыдан бәләкәйрәк (Чечняда барлыгы 1,4 миллион кеше). Каланы урап чыгарга бер көн вакыт «муеннан» җитә. Грозныйның үзәгендә җәяүлеләр урамы, шәп рестораннар, менә дигән молл, «Чечня йөрәге» мәчете, чәчәкләр паркы урнашкан.

«Грозный-сити»дагы 30 катлы бина өстенә менеп, бөтен шәһәргә күз салырга мөмкин. Дөрес, аның яртысын лента белән бүлеп куйганнар. Ул якка карарга ярый, фотога төшерергә ярамый икән. Контрольдә тоту өчен, ике сакчы да бастырып куйганнар. Сәбәбе – шул якта Чечня президенты Рамзан Кадыйровның резиденциясе урнашкан. Уратып алган мәйдан эчендә дүрт хан сарае, инеш челтерәп ага, Мәккәдәгегә охшатып, мәчет салып куйганнар. Бөтенесе уч төбендәгедәй күренә. Мин, әлбәттә, бу урыннан тыныч кына узып китә алмадым. Язмышымны сынап карарга теләп, Рамзан Кадыйров байлыкларын фотога төшереп алдым. Теге каравылчылар шундук яныма йөгереп килеп, фотоны карап торып бетерттерде. Маҗара шуның белән тәмам.

Яшәү урыныбыз базар артында гына булгач, Грозный базарын да урарга булдык. Гомумән, базарда әйбер эзләмичә генә йөрү – минем өчен ял белән бер, андагы гади һәм эчкерсез кешеләр белән аралашуны үлеп яратам. Грозныйныкы да безнекеннән әллә ни аерылмый икән. Беренче аерма – монда җиләк-җимешне чиләкләп саталар. Сезоны булгангадыр, хаклары шактый арзан, мәсәлән, биш литрлы бер чиләк слива һәм персиклар 200-300 сум тора иде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/cecnyaga-sayaxat-groznyi-bazary-kadyirov-rezidenciyase-in-uzencalekle-tradiciya-5855188

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре