erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмәнең суы саекмасын

Заман кешене үзгәртте, күңелләрен кырысландырды, дип никадәр сөйләсәк тә, бу фикергә нокта куярга ашыкмыйк әле. Изге күңелле кешеләр бар һәм алар гамәлләре белән сокландырып киләләр. Хәйриячелек белән шөгыльләнгән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткереп киләбез. Әмма андый шәхесләр гап-гади халык арасында да бар бит.

Заман кешене үзгәртте, күңелләрен кырысландырды, дип никадәр сөйләсәк тә, бу фикергә нокта куярга ашыкмыйк әле. Изге күңелле кешеләр бар һәм алар гамәлләре белән сокландырып киләләр. Хәйриячелек белән шөгыльләнгән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткереп киләбез. Әмма андый шәхесләр гап-гади халык арасында да бар бит. Пенсия акчаларын җыеп барып, аны балалары, оныкларына бирәсе урынга, үзләреннән соң килгән буыннарга матур истәлек бүләк итәргә теләүчеләр сирәк булса да очрый. Үгез Елга авылында чишмә төзекләндерүдә акчалата ярдәм иткән Казанда гомер итүче Мөкәррәмә апа Садриева шундыйларның берсе.

– Үгез Елга изге күңелле кешеләргә бай авыл, дияргә дә була, – диде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов төзекләндерелгәннән соң чишмәне ачу тантанасында. – Зиратны төзекләндерүме, сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүме – аларның ярдәме белән эшләнде. Менә хәзер Мөкәррәмә апа чишмәне төзекләндерүгә үз өлешен кертте. Башта ул мәчет төзетергә теләвен белдергән иде. Без аңа чишмә проблемасы турында әйттек. Бу авылда чишмә 500 метр ераклыкта, елганың икенче ягында. Язгы ташулар вакытында аңа юл өзелә. Шул чишмәне хәзер авыл уртасына менгердек, Мөкәррәмә апаның нәкъ туган нигезе турысында ул.

Авыл җирлеге башлыгы Мөкәррәмә Садриевага, чишмәне төзекләндерүдә катнашканнарга олы рәхмәтен белдерде, истәлек бүләкләре тапшырды.

Чишмә ачу тантанасы нәкъ кече Сабантуйга ошаган иде. Күрше авыллардан да килгәннәр, читтә яшәүче авылдашлар да җыелышып кайткан. Үзе бер бәйрәм. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты, Мөкәррәмә апага район башлыгының Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шушы авылда дөньяга килдем, үстем, 4нче сыйныфны тәмамладым. Алтынчы сыйныфка Шурага апа янына киттем. Әмма туган йортыма кайтып йөрдем. Авылым миңа бик якын. Истәлекләрен әле дә күңелемдә саклыйм. Балачак хәтирәләрен йөрәгем түрендә йөртәм, – диде Мөкәррәмә Садриева. – Минем сүземне тыңлап кызу эш вакытында шундый бәйрәм оештырган өчен Вәзиргә зур рәхмәт. Мине хөрмәт итеп килгән авылдашларыма рәхмәт. Бу кадәр кеше җыелыр, дип уйламаган идем. Чишмәнең суы саекмасын, озак еллар сезгә хезмәт итсен.

– Без Үгез Елгадан ерак китмәдек. Авылыбызга көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Зират коймаларын әйләндереп алдык. Нуретдин абый Җәләев белән бергәләп сугышта һәлак булганнарны барлап, хәтер тактасы ясаттык. Бу изге гамәлләребез күңелләргә рәхәтлек биреп тора, – диде һәм изгелеге өчен Мөкәррәмә апага рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чишмә ачу тантанасы җырлы-биюле авыл киченә әверелеп китте. Бер-бер артлы авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Соңыннан авыл халкы һәм килгән кунаклар корбан ашыннан авыз итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X